Аларны «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ (БАК, Ростех дәүләт корпорациясенә керә) генераль директоры Вадим Бадеха, «Туполев» АҖ идарәче директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юрий Абросимов, «Туполев» АҖ идарәче директорының беренче урынбасары – КАЗ директоры Зөфәр Миргалимов һәм башкалар озата йөрде.
Визитлары кысаларында кунаклар заводның гамәлдәге җитештерү мәйданнарын карадылар, яңа җайланмаларны монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләренең барышын бәяләделәр, шулай ук КАЗда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында нотыклар тыңладылар.
Карап чыгу Ту-214 агрегат җыю цехыннан һәм үзәк комплектлау складыннан башланды. Делегация механик эшкәртү һәм әзерләү-штамплау җитештерүе цехларында булды, анда югары җитештерүчәнлекле яңа җайланмалар урнаштырыла. Аннары кунаклар заманча логистика үзәгенең яңа складлары белән таныштылар.
Казан авиазаводы җитәкчелеге җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча гамәлгә ашырыла торган һәм тәмамланган проектларны тәкъдир итте. Цехларның «кадәр/аннан соң» форматындагы фотосурәтләре сәнәгать мәйданчыкларының сакчыл җитештерү инструментларын кулланып ирешелгән сыйфатлы яхшыртуларын ачык күрсәтте. С.П. Горбунов ис. КАЗ сынау проекты барышында гамәлгә ашырылган алымнар Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең барлык предприятиеләренә дә таратылачак.
Предприятиегә визитлары барышында шулай ук Ту-214 фюзеляжын һәм АОС-2 цехының цифрлы моделен имитацион модельләштерүне кулланып, тактлы җыюны тәэмин итү буенча проект барышы турында хәбәр иттеләр. Предприятие хезмәткәрләре «тар урыннар» расшифровкасы белән агымдагы җитештерү процессларына анализ ясадылар, шулай ук самолетлар җитештерүнең билгеләнгән күләмнәренә чыгуны тәэмин итәчәк яңа эш системасына күчү планын тәкъдим иттеләр.
«Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру эше БАК өчен граждан авиатехникасын серияле җитештерү буенча корпорация максатларына ирешүдә бик мөһим. Бу эш даими рәвештә алып барыла, шул исәптән сакчыл җитештерү ысулларын кулланып, җыю процессларын автоматлаштырып һәм яңа цифрлы чишелешләр кертеп. Алдынгы тәҗрибәне без барлык җитештерү мәйданчыкларында, шул исәптән КАЗда да кертәчәкбез», – дип билгеләде Вадим Бадеха.
Визит йомгаклары буенча хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча координацион штабның беренче күчмә киңәшмәсе узды. Анда һөнәри осталыкны үстерү агентлыгының, «Росатом» дәүләт корпорациясенең тармак компетенцияләр үзәгенең һәм хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль һәм төбәк компетенцияләр үзәкләренең комплекслы проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү механизмы турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2019 елда Татарстан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган илкүләм проект кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чараларына кушылды. Әлеге эш гамәлдәге федераль проект нигезендә дәвам итә. Татарстанда җитештерүчәнлекне арттыру проектын федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыра башлаганнан бирле аңа 351 предприятие кушылган. Сакчыл җитештерү инструментларына 6,3 мең хезмәткәр өйрәтелгән.
«Шуның нәтиҗәсендә безнең катнашучы предприятиеләрдә уртача икътисадый файда 20 млн сум тәшкил итә, ә гомуми файда 5 млрд сумнан артып китте. 2030 елга кадәр федераль проект чараларында тагын 257 республика компаниясе катнашырга тиеш. Бу эшкә социаль өлкә оешмалары да кушылырга тиеш», – дип билгеләде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру эшенә Федераль инициативаларга кадәр үк керешкәннәр. Әйтик, 2012 елдан үз программасы гамәлгә ашырыла, ул даими рәвештә модификацияләнә һәм федераль проект белән параллель рәвештә эшли. Ел саен анда 15 предприятие катнаша. Республика программасында катнашучылар даирәсе өстәмә тармакларны кертү, компанияләр кеременең иң чик әһәмиятен киметү, шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасындагы предприятиеләрне колачлау хисабына киңәйтелгән.
«Республикада хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга комплекслы якын килү гамәлгә ашырылуы мөһим. Төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре катнашындагы эшләрнең беренче этабыннан соң предприятиеләр җитештерүне автоматлаштыру буенча республика ИТ-компанияләре карарларыннан файдалана алалар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше-кадрлар әзерләү. Республика Рәисе хәбәр иткәнчә, югары һәм урта уку йортлары студентлары өчен сакчыл җитештерү, юнәлеш предприятиеләрендә дуаль белем бирү буенча тренинглар оештырылган. Бу нәтиҗәле хезмәткәрләрнең компетенцияләрен формалаштыра һәм җитештерү белгечлекләренең җәлеп итүчәнлеген арттыра.
Хезмәт ресурсларының чикләнгәнлеген исәпкә алып, җитештерүчәнлекне арттыру өчен мөһим резерв, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, сәнәгый роботлаштыруны үстерү. Татарстан кулланыла торган сәнәгать роботлары саны буенча лидерлар рәтенә керә. Республикада Иннополис университеты базасында сәнәгать робототехникасын үстерүнең федераль Төп үзәге эшли. Роботлаштыру программалары алдынгы сәнәгать предприятиеләрендә гамәлгә ашырыла.
«Шул ук вакытта, ил җитәкчелеге куйган максатларны үтәү өчен, 2030 елга сәнәгать роботлары санын 4 тапкырга арттырырга, предприятиеләребез ихтыяҗлары өчен юнәлеш белгечләре әзерләүне тәэмин итәргә кирәк. Моны исәпкә алып, сәнәгать предприятиеләрендә робот техникасы һәм ясалма акыл кертү буенча федераль программалар аеруча мөһим», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, федераль һәм төбәк проектлары чаралары предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә һәм алга таба җитештерүне модернизацияләү һәм автоматлаштыру өчен нигез булдыра.
«Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы һәм Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге белән актив эшләү безгә Ту-214 фюзеляжын җыю циклын 12 көнгә кадәр кыскарту максатына ышаныч белән барырга мөмкинлек бирә, бу исә елына 20 самолет чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый нәтиҗәләргә ирешү төп җитештерү фондларын яңарту буенча колачлы программа, яңа корпуслар төзү һәм сакчыл җитештерү буенча эш нәтиҗәсендә мөмкин булды», – диде Антон Алиханов.
«Шунысы мөһим, авиатөзелеш мисалында хезмәттәшләр роботлаштыру, автоматлаштыру буенча проектларны тоташтыралар һәм үтәли агым форматын сынап карыйлар. Бу - барлык комплектлаучы детальләр заводка вакытында һәм кирәкле күләмдә барып җитсен өчен җитештерүчедән тәэмин итүчеләргә кадәр бердәм чылбыр төзү. Киләчәктә үтәли агым форматын башка мөһим тармакларга: суднолар төзү, энергетика, космоска җәелдерәчәкбез. Монда шулай ук башка ведомстволар, барыннан да элек Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән тыгыз эш алып барырга туры киләчәк», – дип ассызыклады Максим Решетников.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез