Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Азия-Тын океан төбәгендәге барлык илләр белән элемтәләрне ныгытачакбыз»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында катнашты. Бу хакта ул үзенең МАКС каналында хәбәр итте.

«Ел саен бу мәйданчыкта бөтен Азия-Тын океан төбәге җыела. Без Кытай белән актив хезмәттәшлек итәбез, Вьетнам белән товар әйләнеше үсә, Һиндстан белән дә киләчәккә зур өметләр баглыйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан үз өеннән меңнәрчә чакрым ераклыкта тәкъдим ителгән!

Кытай бүген безнең иң эре партнерларның берсе. Товар әйләнеше 3,3 миллиард доллар тәшкил итә. Азия-Тын океан төбәгендәге барлык илләр белән элемтәләрне ныгытачакбыз», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре