3 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Башкалада «Россия халыкларының традицион киеме» бөтенроссия фестивале башлана
Иртәгә, 4 сентябрьдә, Казанда «Россия халыкларының традицион киеме» бөтенроссия фестивале башлана. Фестиваль 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Белгеч ирең яки хатының үлгән очракта аның пенсиясен алу кагыйдәләрен аңлатты
Россиялеләр бер үк вакытта үз пенсиясен һәм үлгән ире яки хатыны өчен туендыручысын югалту уңаеннан түләүләрне ала алмый. Бу түләүләрнең берсен генә сайларга кирәк, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
МӨҺИМ
Бер янчыкны өчкә бүләсе: илдә цифрлы рубль әйләнешкә керде
1 сентябрьдән кесә тагын да калынайды: илдә цифрлы рубль әйләнешкә керде. Бу яңа валюта түгел. Без белгән «тере акча» да, банк картасы белән исәп-хисап ясау да гамәлдә калачак. Хәзер аларга өстәп тагын бер төрле түләү ысулы барлыкка килде. Әйтүләренә караганда, цифрлы рубль мошенниклардан яхшырак сакланган, аның белән түләгәндә комиссия дә алмыйлар. Акча янчыгын ни көтә?
-
Язмыш
81 яшьлек Мәрьям Шәмсевәлиева: «Олыгайган саен авылдан да кадерлерәк җир юклыгын аңлыйсың»
Мәскәү белән авыл арасы... 81 яшьлек Мәрьям Шәмсевәлиева Балык Бистәсенең Күгәрчен авылына башкаладан көнендә үк тә кайтып киткәли. Мәскәүдә ире, балалары, оныклары яшәсә, монда туган нигез тарта.
-
Яңалыклар
Политолог: 2026 елгы сайлау кампаниясендә СВО партияләр өчен «лакмус кәгазенә» әйләнде
Махсус хәрби операция сайлау кампаниясе кысасын үзгәртеп, сәяси партияләрнең позициясен ачыграк күрү мөмкинлеген бирә. Сәяси анализ үзәге директоры Павел Данилин «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
-
Җәмгыять
Бала ничә тәңкә тора?
Россия Иҗтимагый палатасы утырышында бала тапкан аналарга түләнә торган акча күләмен арттыру турында сөйләшкәннәр иде. 2007 елда «Ана капиталы» программасы гамәлгә кергәч, беренче ун елда илдә 3 миллион бала туган икән.
-
Яңалыклар
Казандагы Һади Такташ урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә
Татарстан башкаласында, кирәк булган очракта, Һади Такташ урамындагы транспорт юлы ябыла. Чикләү чаралары Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивален уздыру белән гамәлгә керә.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россиядә реаль хезмәт хакларының үсеше турында белдерде
Россиядә реаль хезмәт хаклары арта, ә эшсезлек нибары 2,3 процент тәшкил итә, өстәвенә Ерак Көнчыгышта ул тагын да түбәнрәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Быел Россия югары уку йортларына 1 миллионнан артык кеше укырга кергән
2026 елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча Россия югары уку йортларының бюджет һәм түләүле бүлекләренә 1 миллионнан артык кеше укырга кергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Фән һәм югары белем министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россиядә мобилизация таләп ителмәвен белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш икътисади форумының пленар сессиясендә илдә мобилизация уздыруны таләп итә торган сценарий бүгенге көндә юк, дип белдерде.
-
Яңалыклар
Терактлар корбаннарын искә алу көнендә Яшь гвардиячеләр Мәңгелек утка чәчәкләр салды
Бүген Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көне билгеләп үтелә.
-
Яңалыклар
Россиядә пенсия тупланмасының бер тапкыр бирелә торган уртача күләме 119 мең сумнан арта
2027 елда Россиядә 593 меңгә якын кеше үзләренең барлык пенсия тупланмаларын бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә ала алачак. РИА Новости агентлыгы танышкан Россиянең 2026 елга һәм 2027–2028 елларның план чорына федераль бюджеты мәгълүматларында шулай диелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Йөрәктән – йөрәккә: ярдәмнең артыгы буламы?
Ул үзе – иске нәрсә, әмма һәрберебез аны яңарта. Сүзебез мәхәббәт турында түгел бу юлы. Сентябрь ае башында Халыкара хәйриячелек көнен билгеләп үтәбез.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Азия-Тын океан төбәгендәге барлык илләр белән элемтәләрне ныгытачакбыз»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында катнашты. Бу хакта ул үзенең МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Россиянең дәүләт бурычы – дөньядагы иң түбән күрсәткечләрнең берсе»