Рөстәм Миңнеханов белән ПСБ банкы рәисе "Алабуга" МИЗда булдылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ПСБ банкы Рәисе Петр Фрадков «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар.

Бүген ПСБ «Алабуга» предприятиеләре хезмәткәрләре өчен банк офисы ачты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ПСБ - Татарстанның стратегик партнеры. Бүген банк «Алабуга» МИЗ белән актив хезмәттәшлек итә: махсус зона резидентларына ярдәм итә, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны хуплый.

Петр Фрадков билгеләп үткәнчә, яңа офис МИЗ хезмәткәрләренә банк хезмәт күрсәтүләрләренең тулы спектрына керү мөмкинлеге бирәчәк.

Шулай ук Татарстан Рәисе һәм ПСБ банкы рәисе «Алабуга» МИЗ сәнәгать һәм фәнни-тикшеренү мәйданчыкларын, «Алабуга-Политех» җитештерү-мәгариф үзәген карадылар. «Алабуга-Политех»ка визиты вакытында «Алабуга «МИЗ ППТ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев аңлатмалар бирде. Бүген биредә Россия Федерациясенең 84 төбәгеннән һәм БДБның 6 иленнән 5 меңнән артык студент белем ала.

«Алабуга-Политех» ның максатчан куәте - елына 10 мең кеше. Үзәкнең уникальлеге - дуаль белем бирү программасында, анда беренче курстан ук студентлар «Алабуга» МИЗ резидент-заводларының тәҗрибәле инженерлары остазы кул астында белем алалар һәм эшлиләр. Экскурсия барышында кунакларга сәнәгать автоматикасы, сәнәгать робототехникасы һәм мехатроника буенча югары технологияле лабораторияләр күрсәтелде.

Кунаклар шулай ук «Аурус» автомобильләрен серияле җитештерү мәйданчыгында булдылар. Завод вәкилләре «Аурус Сенат» һәм «Аурус Комендант»ның югары дәрәҗәдә локальләшүен билгеләп үттеләр, ул бүгенге көнгә 80%тан артып китә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре