Рөстәм Миңнеханов Биектау районының яңа микрорайонында табигый газ җибәрүдә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Эстачи бистәсендәге яңа микрорайонда табигый газ җибәрүдә катнашты. Анда актив рәвештә торак төзелеше алып барыла.

Газ бүлү челтәренең озынлыгы 4 км дан артыграк. Газлаштырырга мөмкин булачак җир кишәрлекләре саны - 161. Шулардан 60 кишәрлек газ кабул итүгә әзер инде.

Газ бүлү челтәре «Газпром трансгаз Казан» компаниясе тарафыннан социаль газлаштырып бетерү программасы кысаларында төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлгән инициативалары өчен рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ТР Рәисе сыйфатлы эшләре өчен газчыларга һәм төзүчеләргә юллады.

2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 3 меңнән артык йорт хуҗалыгы газга тоташтырылган.  Бүгенгә республиканы газлаштыру дәрәҗәсе 97,8% тәшкил итә.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре