Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектауда «Импульс» яшьләр үзәген ачуда катнашты.
Ике катлы бинада универсаль заллар, мультимедиа үзәге, чүлмәкчелек һәм балта остаханәләре, яшь гаиләләр клубы, стилист студиясе каралган.
Рөстәм Миңнеханов район халкын объект ачылу белән котлады. "Татарстанда яшь буын белән эшләүгә, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. 2019 елдан республикада 31 яшьләр үзәге ремонтланды", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Бина 1969 елда төзелгән. Яшьләр үзәген урнаштыру алдыннан биредә капиталь ремонт үткәрелгән. Рөстәм Миңнеханов кыска вакыт эчендә объектны тәртипкә китергән төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Шулай ук бүген республика Рәисе Биектауда янгын сүндерү депосының яңа бинасында булды. Аның бер өлеше ике машина урынына исәпләнгән. Бинада янгын сүндерүчеләрнең квалификациясен күтәрү өчен уку сыйныфы һәм ял бүлмәсе урнашкан. Янгын сүндерү постының хезмәт күрсәтү зонасына 18 торак пункт, 30 коммерциячел булмаган бакча ширкәте һәм 3 балаларны савыктыру лагеры керәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез