Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» көрәш сараенда БРИКС илләре Уеннары кысаларында көрәш буенча ярышларда булды. Шулай ук ярышларда Төркестан өлкәсе Хәкиме Дархан Сатыбалды, Кызылорда өлкәсе Хәкиме Нурлыбәк Налибаев һәм РФ Хөкүмәте башлыгының спорт буенча штаттан тыш киңәшчесе Олег Матыцин катнашты.
10 авырлык категориясендә бүләкләр өчен 27 илдән 100дән артык спортчы ярышты. Россия җыелма командасы составында ил данын Татарстан, Ульяновск өлкәсе, Башкортостан һәм Санкт-Петербургтан иң көчле көрәшчеләр яклады. Рөстәм Миңнеханов һәм хөрмәтле кунаклар 100 кг, 130 кг һәм 130 кг артык авырлык категорияләрендә финал көрәшләрен күзәттеләр.
БРИКС Уеннары кысаларында ярышлар тәмамланганнан соң спортчылар көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашачак, аның финалы традицион рәвештә 23 июньдә Саба районы Миңгәр авылында ачык мәйданчыкта узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез