Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Таҗикстанда килде

Бүген Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә Таҗикстан җитәкчелеге белән очрашырга тиеш.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә кичен Таҗикстан башкаласы Дүшәнбегә эшлекле визит белән килде. Бу сәфәр әле күптән түгел генә булган тарихи вакыйга – Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстанның дәүләт чикләренең тоташу ноктасы турында килешүгә кул кую һәм мәңгелек дуслык турында Худжанд декларациясен кабул итү фонында уза. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә Таҗикстан җитәкчелеге белән очрашырга тиеш. Көннең икенче яртысында ул зурлыгы буенча илдә икенче урында торучы Худжанд шәһәренә юл тотачак. Биредә Согдийск өлкәсе җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәреп, “Таҗикстан – Татарстан” эшлекле форумында катнашачак.

Моңа кадәр Татарстанның эшлекле даирәләре Дүшәнбегә килеп, Таҗикстан Сәнәгать һәм яңа технологияләр министрлыгында һәм Россиянең Сәүдә вәкиллегендә очрашулар үткәргән дә инде. Очрашуларда хезмәттәшлек перспективалары һәм Татарстан бизнесы өчен мөмкинлекләр каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

рәис минниханов Раис

Көн хәбәре