Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» күргәзмәсен карады

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков һәм Красноярск крае Губернаторы Михаил Котюков «Комплекслы куркынычсызлык-2026» XVI халыкара салоны кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында оештырылган күргәзмә экспозициясендә булдылар.

Кунаклар 230дан артык оешманың алдынгы техника үрнәкләре һәм эшләнмәләре белән таныштылар. Экспозиция тармакның барлык төп юнәлешләрен үз эченә ала: янгын-коткару коралларыннан һәм авиация технологияләреннән алып цифрлы мониторинг системаларына һәм робот техникасына кадәр.

Саллы күргәзмә ябык павильоннарда да, янәшәдәге ачык территориядә дә урнаштырылган, бу бер үк вакытта стенд хәл ителешләрен һәм эре габаритлы үрнәкләрне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Экспонатлар арасында янгын сүндерү автоцистерналары, насос-җиңсәле автомобильләр, насос станцияләре, янгын сүндерү автолестерналары һәм авто күтәргечләр, күбек күтәргечләр, газ һәм порошок белән сүндерү автомобильләре, штаб һәм авария-коткару автомобильләре, мобиль элемтә узеллары һәм идарә пунктлары, барып җитү авыр булган территорияләрдә эшләү өчен махсус техника, янгын-коткару мотоцикллары, робототехник һәм пилотсыз комплекслар. Шулай ук төрле класслы кече суднолар да тәкъдим ителгән.

Ачык мәйданчыкта Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Ми-38ПС арктик вертолетын карадылар. Һава судносы Төньяк диңгез юлында эксплуатацияләү өчен булдырылган һәм үз классында рекордлы очыш ераклыгына ия. Машина кешеләрне, йөкләрне ташу, санитария, эзләү-коткару һәм башка бурычларны үтәү өчен билгеләнгән. Ми-38ПС, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы таләпләрен исәпкә алып, Казан вертолетлар заводында эшләнгән.

Күргәзмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы арасында «Тормыш иминлеген пропагандалау үзәге - Татарстан Республикасы куркынычсызлык үзәге» КАБО эшчәнлеген оештыруга кагылышлы килешүгә кул куйдылар. 

Шулай ук Россия Герое армия генералы Зиничев исемендәге Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Санкт-Петербург дәүләт янгынга каршы хезмәте университетының 120 еллыгы уңаеннан маркировкаланган нәфис конвертларны ачу тантанасы булды, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре