Иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Королен самолетта озатып җибәрде, көндез исә Яшел Үзән районына сәфәре вакытында «Ягодная долина» фермер хуҗалыгында эшләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Рөстәм Миңнеханов якшәмбене, гадәттәгечә, эштә үткәрә!» - дип искәртте ул.
Аның билгеләп үтүенчә, республика лидеры бүген Татарстанның берьюлы берничә районына барырга ниятли.
«Шунсыз ярамый. Без дә яшь чагында яшь сугышчы мәктәбен үттек», - диде Рөстәм Миңнеханов, елмаеп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез