Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында "Җиләкле алан" фермер хуҗалыгында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Беренче Зеленодольск муниципаль районы булды, анда Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы объектлары эшчәнлеге белән танышты, шулай ук район активы вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов «Җиләкле алан» фермер хуҗалыгында (Олы Яке авылында) булды. Хуҗалык 2012 елдан бирле эшли. Биредә биш төрле җиләк: кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, җир җиләге, Альп җиләге үстерәләр. Объектның 800 тонна җиләккә исәпләнгән мультитемпературалы комплексы, продукция сату өчен махсуслаштырылган кибете бар. Төп сату базарлары - Казан һәм Зеленодольск районы.

Рөстәм Миңнеханов җиләк плантацияләрен карады һәм «Җиләкле алан» хезмәткәрләре белән аралашты. Моннан тыш, узган ел хуҗалык территориясендә глэмпинг ачылган иде. Глэмпингның биш йорты бар, гомуми сыйдырышлылыгы - 30 кеше. Рөстәм Миңнехановка фермер хуҗалыгын алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр.

Аннары Зеленодольск муниципаль районы активы белән очрашу узды. Район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, урып-җыю эшләре кысаларында уңыш гектардан 34 центнер чамасы тәшкил итә. Терлекчелек тармагына килгәндә, район хуҗалыкларында 12 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада бөртеклеләр мәйданының 40%ы җыелган инде. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү буенча күп программалар гамәлгә ашырыла. Марат Җәббаров сүзләренчә, бүген иң мөһиме – эшкуарларның активлык күрсәтүе һәм мондый программаларда катнашуы.

Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районы активы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашу барышында хәбәр иткәнчә, республикада инфраструктураны үстерүгә бәйле барлык программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, шул исәптән бу юл челтәренә, сыйфатлы су белән тәэмин итүгә һәм башкаларга кагыла.

Бу мәсьәләләр Татарстанда системалы рәвештә хәл ителәчәк, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре