Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов – яшьләргә: «Уңай фикердә булсаң, үсеш тә була»

Рөстәм Миңнеханов – яшьләргә: «Уңай фикердә булсаң, үсеш тә була»
Фото: tatarstan.ru

49 сумлык стипендия, иң истә калган сәфәр, авылның киләчәге, туйга чакыру... Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башкаланың «Урам» экстрим-паркында студентлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. «НЕдетские разговоры» проекты кысасындагы сөйләшүдә яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тупладык.

Стипендия турында

Билгеле инде, очрашуда Татарстан Рәисеннән студент еллары турында сораштылар. Студентларны стипендия ягы кызыксындырды.

«Мин районнан стипендиат идем, шуңа күрә стипендиям югарырак булды. Башка студентлар – 40 сум, мин 49 сум алып укыдым. Ул вакытта бу аз акча түгел иде. Ә практиканы Волгоград трактор заводында уздым, анда 119 сум эшләдем», – дип искә алды Рөстәм Миңнеханов. Студентларга киңәш тә бирде:

«Бергә, коллективта булу мөһим. Тормышта бик күп нәрсә синең нинди коллективка эләгүеңә бәйле».

Иң истә калган сәфәр турында

Татарстан Рәисенең эшлекле сәфәрләр белән төрле илләрдә еш булуы һәркемгә мәгълүм. Студентлар аннан иң зур тәэсир калдырган ил турында сорады. «Сингапур. Бу дәүләт 40 ел эчендә, көчле икътисадый ыргылыш ясап, дөньяның әйдәп бара торган илләренең берсенә әверелде. Шулай ук Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан үсеше дә кызыклы», – диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның да гел үсештә булуын һәм бөтен дөньядан иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерүен ассызыклап.

«Уңай фикердә булсаң, үсеш тә була. Уңай фикердә булган кеше – гел позитив, тискәре фикердәгесе гел кимчелекләр эзли. Шуңа күрә нәкъ менә позитив эзләргә өйрәнегез».

Ясалма фәһем турында

Яшьләр белән сөйләшүдә бүген иң актуаль темаларның берсе – ясалма фәһем турында да сүз булды. Республика Рәисе сүзләренчә, яңа технологияләрне игътибарсыз калдырырга ярамый.

«Мин моңа бик җитди карыйм, чөнки бөтен дөнья бу юнәлештә бик алга китте. Дөрес файдаланган очракта, ясалма фәһем күп кенә процессларны җиңеләйтергә мөмкинлек бирә».

Рөстәм Миңнеханов министрлыклар һәм муниципаль хакимият хезмәткәрләренең хәзерге вакытта ясалма фәһем белән эшләргә өйрәнүе турында сөйләде. Үзенең дә әлеге өлкә белән кызыксынуын, бу темага лекцияләр тыңлавын әйтте.

Авыл турында

Яшьләрне авылның киләчәге дә борчый икән. Татарстан Рәисе авылларны саклап калу, үстерү өлкәсендә булган программалар турында сөйләде. Бүген 40 тан артык программа гамәлдә, аларның күбесе авыл территорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Авылларны саклап калу – безнең иң мөһим бурычыбыз. Кешеләр авылдан чыгып китмәсен дисәк, яшәү өчен лаеклы шартлар тудырырга кирәк».

Гаилә кору турында

Яшьләр белән зурларча сөйләшү вакытында күңелле мизгелләр дә булды. Әйтик, залда утыручы бер пар Рөстәм Миңнехановны туйларына чакырды. Кияү – Татарстаннан, кәләш Мордовиядән икән. Туйны сентябрьдә уздырырга ниятлиләр.

«Дөресен генә әйткәндә, туй ул – шундый әйбер... Гомердә бер генә тапкыр булса хәерлерәк. Төрле кешенең тормышында төрлечә була, билгеле. Әмма мин сезнең тынычлыкта һәм татулыкта яшәвегезне теләп калам».

Киләчәккә өмет турында

Рөстәм Миңнеханов очрашуның бик уңай рухта узуын билгеләп үтте. «Минем барлык очрашуларым да андый түгел», – дип шаяртты ул.

«Сез барыгыз да – бик кызыклы шәхесләр, димәк, барысын да булдырачаксыз. Иң мөһиме – теләк булсын. Ни дә булса килеп чыкмаса да, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгез!»

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре