Татарстан Президенты белән очрашуда ярдәм сорамаган бердәнбер вәкил - "Әкият" театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйни булды.
Ул бары тик Президентны зурлар өчен куелган курчак спектакленә чакырды. "Президент та барган икән, дигән сүз безгә тамашачыны тагын да җәлеп итәчәк", - диде режиссер.
Президент өлкәннәр белән мавыгып, нәни тамашачыны онытып бетермәскә киңәш итте һәм барсам, барыгызны да әрләп кайтам, дип белдерде:
- Бинаны төзегәнгә 15 еллап кына, ә аңа инде су үтә. Бу бит хуҗасызлык дигән сүз. Бинаны төзекләндерергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез