Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Иминлекне тәэмин итү, халыкны яклау мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә»

Иминлекне тәэмин итү һәм халыкны яклау мәсьәләләре һәрвакыт безнең игътибар һәм стратегик планлаштыру үзәгендә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Комплекслы куркынычсызлык-2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонының пленар утырышында белдерде. Форум «Казан Экспо»да оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика бу чараны беренче тапкыр кабул итә. "Безнең өчен бу зур дәрәҗә һәм җитди җаваплылык. Без республикабызга күрсәтелгән ышанычны югары бәялибез һәм форумны иң кырыс стандартларга туры килә торган югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин итү өчен күп көч куйдык», - диде республика Рәисе. 

Ул билгеләп үткәнчә, салонга әзерлек кысаларында Лаеш районында кыска вакыт эчендә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен заманча укыту-тренировка полигоны төзелде, ул 5 тематик кластердан тора. Әлеге саллылы полигон Татарстан ихтыяҗларына гына түгел, бөтен Идел буе федераль округына да исәпләнгән, шулай ук гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү системасы белгечләрен әзерләүгә көчле этәргеч бирергә тиеш.

"Казанда мондый әһәмиятле чараны уздыру республиканың халыкара форумнар оештырудагы тәҗрибәсен тану турында сөйли һәм безнең казанышларга лаеклы бәя бирә. Бүген Татарстан - Россиянең алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе, алгарышлы технологик үсеш территориясе. Бездә куркынычсызлык өлкәсендә цифрлы хәл ителешләр актив кертелә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, илебезнең ашыгыч хезмәтләре куллана торган техниканың шактый өлеше республикада җитештерелә һәм чит илләрдә югары бәяләнә. «Без эшләнмәләребезнең гомерләрне саклап калырга һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен киметергә ярдәм итүе белән горурланабыз. Бу - фән, җитештерү һәм юнәлеш ведомстволарының бергәләп эшләве нәтиҗәсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм кызыклы дискуссияләр теләде. «Ышанам ки, белемнәребезне һәм технологияләребезне берләштереп, без заманча таләпләргә нәтиҗәле каршы тора алачакбыз һәм куркынычсызлыкның яңа стандартларын формалаштыруга сизелерлек өлеш кертә алачакбыз», - дип өстәде Татарстан Рәисе. 

Россиянең Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков республика җитәкчелегенә Казанда «Комплекслы куркынычсызлык» салонын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең актив позициягез һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым мөнәсәбәтегез нәтиҗәсендә, уртак тырышлык белән без Салонны иң югары дәрәҗәдә уздыруны оештырып кына калмыйча, Идел буенда дөньякүләм масштабтагы укыту-тренировка үзәге дә булдырдык. Ул бөтен илдән коткаручыларны, шулай ук чит ил коллегаларыбызны тренировкалар уздыру һәм өйрәтү өчен нигез булачак", - дип ассызыклады министр. 

Красноярск крае Губернаторы Михаил Котюков үз чиратында барысын да 2028 елда Красноярск краенда узачак «Комплекслы куркынычсызлык» иминлекне тәэмин итү чараларының киләсе халыкара салонына чакырды. 

«Комплекслы иминлек» халыкара салоны Россия Федерациясенең халык һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге төп тармак мәйданчыкларының берсе булып тора, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасы үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия. Салон заманча инженерлык һәм цифрлы чишелешләр кертүгә, янгын-коткару технологияләрен, гражданнар оборонасын, куркынычларны мониторинглау һәм идарә итү системаларын, пилотсыз авиация системаларын һәм робототехника комплексларын үстерүгә ярдәм итә.

Салонның үзәк өлешләреннән берсе - махсуслаштырылган күргәзмә. 230дан артык оешма үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Экспозиция төрле класслы янгын сүндерү-коткару техникасын үз эченә ала, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре