Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларына төзекләндерелгән ишегалларындагы тәртипне игътибар белән күзәтергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде. Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, ишегалларын төзелеш сезонына әзерләү тәмамланган, бүген халыкка йорт яны территорияләрен төзекләндерүнең йомгаклау схемалары тәкъдир ителәчәк. Юл эшләре 1 апрельдә башланып киткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 2 атнага иртәрәк. Бүгенгә 10 муниципаль берәмлектә республиканың 115 ишегалдында ремонт эшләре алып барыла. Барлык төр эшләрне 30 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла. 10 апрельгә юл эшләре буенча башкарылган эшләр 4% тәшкил итә. Юл эшләре белән беррәттән тышкы яктыртуны да урнаштыра башлаганнар. Эшләр 13 муниципаль берәмлектә 118 ишегалдында алып барыла. Үтәлеш 5% тәшкил итә.
Татлизинг мәгълүматлары буенча, складларда әзер әйберләрнең 8%ы саклана: балалар өчен, спорт һәм урам җайланмалары. 1 июльгә кадәр складларны 100%ка тутыру планлаштырыла.
Төзелеш сезоны башлану сәбәпле, гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны арткан. Соңгы айда 14 районнан 756 мөрәҗәгать килгән. 10 районда вакыты чыккан 108 мөрәҗәгать теркәлгән. Наилә Зиннәтуллина мөрәҗәгатьләрне эшкәртүгә 3 көн вакыт бирелүен искәртте.
1 апрельдән төзекләндерелгән ишегалларын карап тотуны тикшерү өчен аларны йөреп чыгулар башланган. ТР Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә Арча, Биектау, Лениногорск, Нурлат һәм Зеленодольск районнарына сәяхәтләр оештырылган. Барысында да типик кисәтүләр ачыкланган. 23 кисәтү игълан ителгән. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен карап тоту сыйфатын игътибар белән күзәтергә кушты.
"Без ел саен „Безнең ишегалды“ программасына 10 млрд сум бүлеп бирәбез. Ишегаллары, спорт һәм балалар мәйданчыклары нинди хәлдә, алар ничек эксплуатацияләнә - моны контрольдә тотарга кирәк. Бу инфраструктура кешеләр өчен бик кирәк һәм мөһим. Башлыклар аларның эчтәлеген игътибар белән күзәтергә тиеш. Бу андый зур акчалар түгел. Бу юнәлештә катгыйрак эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы - Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин хәбәр иткәнчә, бүген ведомство контролендә 5 мең яңартылган ишегалды тора. "Инспекциянең гамәлләре катгый булачак. Узган ел кисәтүләр генә булды, 700гә якын. Быел срокларны бозган очракта штрафлар булачак, алар шактый җитди», - дип өстәде Александр Тыгин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез