Рөстәм Миңнеханов кайсы районнарга эш һәм күңел өчен баруы хакында сөйләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика буенча сәяхәтләр турында популяр флешмобта катнашты. Аның нәтиҗәләре белән ул үзенең телеграм- каналында уртаклашты.

Татарстанның барлык районнары атамалары язылган исемлек тулысынча тутырылган булып чыкты.

- Мин бөтен җирдә, эш буенча да, күңел өчен дә булдым. Республикабызда ял итү өчен яхшы урыннар күп, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул Татарстан буйлап еш сәяхәт итүчеләргә республика кунаклары өчен берничә кызыклы урын киңәш итәргә тәкъдим итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре