Рөстәм Миңнеханов керемнәрен яшергән 2 депутатны эштән җибәргән

Берсе 26 миллион сумнан артыграк акчасын күрсәтмәгән.

Түбән Кама шәһәр советының ике депутаты, ышанычны югалту сәбәпле, вәкаләтләреннән азат ителгән. Бу хакта Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе хәбәр итә.

Берсенең төп эш урынында 5 миллион сумлык керемен яшереп калдыруы ачыкланган. Шул ук вакытта ул хатынының белешмәсендә дә Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү федераль фондының Татарстан буенча бүлегеннән алынган керемен, банк счетын күрсәтмәгән.

Икенчесе исә керемнәренең 84%ын, тәгаенләп әйтсәк, 26,5 миллион сумны яшереп калдырырга булган. Баксаң, ул күчемсез милек, ике җир кишәрлеге (4275 һәм 871 кв м.) һәм ике җиңел машина арбасын саткан икән. Шулай ук 16 банк счеты булган. Әмма бу байлыгын декларациядә күрсәтмәгән.

“Халык хезмәтчеләре” бу хәлне үзләренең игътибарсызлыгы белән аңлатырга маташкан. Тикшерүчеләр исә, бу дәлил түгел, дип кырт кискән.
Аларның эштән китү турында гаризаларына Татарстан Рәисе кул кайган да инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре