Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәшүче оператив штабның эшен яңарта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырыла торган традицион киңәшмәдә коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә һәм Covid-19 дан вакцинация уздыруны активлаштырырга өндәде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бер атна эчендә авырулар саны арткан, көн саен 200 гә якын йоктыручы теркәлә (бүген коронавирсның 176 очрагы теркәлгән).

"Вакциация буенча эшне активлаштырырга кирәк. Моның өчен республикада бөтен кирәкле әйберләр бар", - дип таләп итте Рөстәм Миңнеханов.

"Хезмәт коллективлары җитәкчеләренә, бюджет өлкәсе вәкилләренә мөрәҗәгать итәм - барлык санитар-эпидемиологик таләпләр, шул исәптән битлек режимы үтәлергә тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - диде Татарстан Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңартырга йөкләде. "Вәзгыятьне катгый контрольдә тотарга кирәк. Әйе, бу зур эш, ләкин ансыз берни дә барып чыкмый ", - дип ассызыклады ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре