Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
«80 елдан артык Татарстан территориясендә нефть чыгарыла, ул республика икътисадының нигезе булды, машина төзелеше, химия, нефть химиясе, оборона-сәнәгать комплексы үсешенә этәргеч бирде һәм илнең ягулык-энергетика иминлегенә саллы өлеш кертте. Бу еллар эчендә нефтьчеләр, газчылар буыннары уникаль фәнни инженерлык мәктәпләре булдырдылар, яшь белгечләр дәвам итә торган һөнәри осталык традицияләренә нигез салдылар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе ветеран нефтьчеләргә аерым рәхмәт белдерде. «Сезнең фидакарь хезмәтегездән һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыздан башка безнең республика горурлана торган югарылыкка ирешү мөмкин булмас иде», – дип ассызыклады ул.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан иртәгә, 5 сентябрьдә, Әлмәттә тантаналы чаралар узачак. Рөстәм Миңнеханов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм муниципалитет администрациясенә бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез