Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын (Карл Маркс ур., 70) карады. Реставрацияләнгән бинада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин да булды.
Бина федераль әһәмияттәге шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле булып тора. Төзелеш Император сәнгать академиясе җитәкчелегендә узган, бина башта сынлы сәнгать белән шөгыльләнү өчен эталон буларак төзелгән.
Бу мәдәни мирас объектын ремонтлау һәм реставрацияләү (2019 елда башланган) берничә этапта үткәрелгән.
Бүгенге тикшерү барышында Рөстәм Миңнехановка реставрация эшләренең этаплары һәм катлаулылыгы, төзелеш материалларын куллану турында сөйләделәр. Тикшерү барышында аңлатмаларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бирде. Сәнгать училищесының өч катында уку сыйныфлары, остаханәләр, актлар һәм уку залы урнашкан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез