Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Нукус шәһәрендәге көнкүреш техникасы заводында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нукус шәһәренә (Каракалпакстан, Үзбәкстан Республикасы) эш визиты кысаларында «Prime electric engineering » предприятиесендә булды.

Завод Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев инициативасы белән төзелгән. Предприятиедә көнкүреш техникасы җитештерелә. Элек бу иске заводның буш бинасы булган. Үзбәкстан җитәкчелеге керткән махсус ташламалы программалар ярдәмендә Каракалпакстанда ремонт ясаганнар, җайланмалар сатып алганнар һәм җитештерүне башлап җибәргәннәр.

Рөстәм Миңнехановка җитештерү линиясен күрсәттеләр, Каракалпакстан территориясендә салым ташламаларының үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре