Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте күп еллар дәвамында Россия җәмгыяте тормышында әһәмиятле урын алып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенең VIII корылтай-съездында һәм XX халыкара мөселман форумында белдерде. Чарада мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдинне янәдән РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе итеп сайладылар.
Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенең VIII корылтай-съезды һәм XX халыкара мөселман форумы Коръәни-Кәрим уку белән ачылды. Төп нотык белән мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин съезд һәм XX халыкара мөселман форумында катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде, аны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин юллаган.
Съезд барышында алдагы биш елга РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисен сайлаулар узды. Бертавыштан мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин янәдән сайланды. Рөстәм Миңнеханов Равил хәзрәтне янәдән сайлануы белән котлады.
Съездда катнашучыларга, мөфтиләргә һәм имамнарга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Рәисе, Равил хәзрәт җитәкчелегендәге Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте күп еллар дәвамында Россия җәмгыяте тормышында әһәмиятле урын алып тора, диде. "Бу Сезнең эшчәнлегегезгә югары дини һәм иҗтимагый әһәмият биреп кенә калмый, ә өммәтебезнең дин әһелләренә аерым җаваплылык та йөкли. Безнең катлаулы заманда беренче урынга Россия мөселманнарының бердәмлеген ныгыту, глобаль чакырулар алдында бөтен күп милләтле халкыбызны берләштерү, халыкара ислам үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салу бурычлары чыга, - диде ул. - Россия мөселманнары өммәте вәкилләренең уртак тырышлыгы белән традицион рухи кыйммәтләрне саклауга һәм ныгытуга, яшь буынны гаилә, никах институтларына, өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Бу безнең ил Президенты Владимир Владимирович Путин игълан иткән Гаилә елында аеруча мөһим».
Рөстәм Миңнеханов Россия Мөселманнары диния нәзарәтенең уртак проект - Болгар ислам академиясе үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. «Илебезнең ислам дини мәктәбен торгызу, бай рухи мирасыбызны саклау һәм популярлаштыру аның нәтиҗәле эшенә бәйле», - дип саный ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу алга таба да уңай һәм нәтиҗәле юнәлештә үсәчәк уртак эшчәнлекнең бер өлеше генә. Бу бигрәк тә бүген махсус хәрби операция уздыру шартларында мөһим, ул вакытта илебезнең барлык мөселманнары өммәте, без барыбыз бергә Җиңүгә үз өлешебезне кертергә тиеш, диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез