Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда катнашу өчен Сухумга килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә – Сухумда узачак Сабантуйда катнашырга килде.

Бәйрәмне Татарстан Республикасы белән Абхазия Республикасы Хөкүмәтләре оештыра. Сабантуйны оештыруда җаваплы итеп Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның Актаныш муниципаль районы билгеләнгән, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Татарстан Рәисен тантаналы Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов Сухумның яр буенда бәйрәмгә әзерлек белән танышты. 15:30 да Сабан туеның тантаналы ачылышы башланачак. Анда РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Абхазия Президенты Зураб Бадраның котлау чыгышлары көтелә. Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов та бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясый һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырачак.

Абсолют батырга Сабантуйның төп бүләге – җиңел автомобиль тапшырылачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре