Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов СПГ өчен беренче ватан компрессорларын төяп җибәрүгә старт бирде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә «Казанькомпрессормаш»ның СПГ эре тоннажлы компрессор агрегатлары җитештерү буенча җыю-сынау комплексында булды.

Биредә илебезнең беренче катнаш суыткыч компрессорларын төяп җибәрүгә старт бирелде. Тантаналы чарада шулай ук «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер (видеоэлемтә буенча), Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

112 МВт куәтле катнаш суыткыч агент компрессорлары – сыекландырылган табигый газны эре тоннажлы җитештерү өчен мөһим җайланма. Элек мондый агрегатлар Россиядә җитештерелмәгән иде.

Предприятиенең сынау стендында эш тирәлегеннән файдаланып, максималь йөкләнештә беренче җайланманы сынау уңышлы үткәрелде. Бу уникаль методикалар «Казанькомпрессормаш» белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм илебез практикасында аналоглары юк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге чара – илнең технологик лидерлыгын тәэмин итүдә тагын бер мөһим адым. Ул искәрткәнчә, җыю-сынау комплексы эшенә Россия Президенты Владимир Путин быелның июнендә старт биргән иде.

«Бүген объектның мөмкинлекләре конкрет җитештерү нәтиҗәләре белән расланды. Бу җайланма – безнең ил өчен уникаль. Хәзер предприятие алдында җаваплы бурыч тора – декабрьгә кадәр икенче технологик линия өчен агрегатлар әзерләү», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ил Президенты Владимир Путинга илебез сәнәгатен үстерүгә даими игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. «Казанькомпрессормаша» коллективына, конструкторларга, инженерларга һәм эшчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Татарстан киләчәктә дә илнең технологик лидерлыгын ныгыта торган һәм Россиядә дөнья дәрәҗәсендәге яңа компетенцияләр булдыручы проектларга ярдәм итәчәк», – диде республика Рәисе.  

Видеоэлемтә аша чарада катнашучыларга «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә эре тонналы СПГ өчен җайланмалар җитештерүнең бөтен чылбыры булдырылган. Шул рәвешле, без бу юнәлештә технологик суверенитет мәсьәләләрендә финал ноктасын куябыз, диде ул.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов моның колачлы дәүләт-хосусый партнерлыкның яхшы үрнәге булуына игътибар итте. Ул республика җитәкчелегенә һәм предприятие хезмәткәрләренә проектны уңышлы гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре