Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советы утырышын уздырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта катнашучылар барлыгы 8 инвестицион проектны карадылар. 

«Титан-М» ҖЧҖ директоры Динар Җәләлетдинов «Чаллы» АҮТдә эретеп ябыштырылган балкалар җитештерүне оештыру проектын тәкъдим итте. Эретеп ябыштырылган балкалар машина төзелешендә, биналар, корылмалар һәм күперләр төзегәндә кулланыла. Җитештерүнең планлаштырылган күләме - елына 4800 тонна. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның сәнәгать һәм төзелеш комплексы өчен мөһимлеген билгеләп үтте.   Түбән Камада күп функцияле медицина үзәге төзү проектын «Мед+» компаниясе җитәкчесе Сергей Антипов тәкъдим итте. 

Күп функцияле комплекс үз эченә торгызу медицинасы (реабилитация хезмәтләренең тулы комплексы, шул исәптән балаларны реабилитацияләү) һәм амбулатор гемодиализ (хроник бөер җитешсезлеге, тормыш өчен мөһим медицина ярдәме белән интегүче пациентларны тәэмин итү) үзәкләрен ала.

Түбән Камада «Сәламәтлек гармониясе» медицина үзәген төзү проектын компания директоры Рөстәм Нәҗметдинов тәкъдим итте. Медицина учреждениесендә терапевтик юнәлеш, неврология һәм тернәкләндерү, эндокринология, гастроэнтерология, гинекология, урология, дерматология һәм башка юнәлешләр буенча хезмәтләр күрсәтү планлаштырыла. 

Чаллыда тагын бер медицина объекты төзү планлаштырыла. «Медгородок» ҖЧҖ директоры Вадим Федоров медицина хезмәтләренең киң спектрын, шул исәптән социаль әһәмияткә ия юнәлешләр буенча да, күрсәтә торган стоматология клиникасын ачу инициативасы белән чыкты.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, сәламәтлек саклау өлкәсендә инвестпроектларны гамәлгә ашырганда кадрлар белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Татарстанда берьюлы ике эре югары уку йорты югары квалификацияле медицина белгечләре әзерли. 

«Дель-Транс-Агро» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Алексей Сучков Казанда Урта Кабан күленең яр буе полосасын төзекләндерү белән бергә акватермаль комплекс төзергә тәкъдим итте.

Тукай районында яңа күп функцияле спорт комплексы ачу планлаштырыла. Проект җитәкчесе Александр Рязанов хәбәр иткәнчә, комплекс махсус көрәш залын, универсаль волейбол-баскетбол залын һәм шугалакка әверелү мөмкинлеге булган ачык футбол кырын, шулай ук ярдәмче бүлмәләрне үз эченә ала.

«Лидер» сәнәгать паркын төзү проектын «ОМЕРКОН» ҖЧҖ генераль директоры Георгий Никандров тәкъдир итте. Проект Теләче районында инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру һәм районның икътисадый потенциалын күтәрү өчен заманча сәнәгать паркы төзүне күздә тота. Сәнәгать паркы кече һәм урта бизнес предприятиеләрен урнаштыру өчен махсуслаштырылган мәйданчык булачак. Т

агын бер инвестиция проекты Казанның Мирный бистәсендәге «Динамо» спорт үзәге территориясендә кунакханә төзүне күздә тота. Проект җитәкчесе Артем Котов хәбәр иткәнчә, кунакханә җыеннарга килүче спортчыларга, шулай ук туристларга юнәлдерелгән. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге проект күптән сорала. "Халыкара дәрәҗәдәге яңа кунакханә ярышларны уздыру өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырачак", - дип билгеләп үтте республика Рәисе. 

Утырышта катнашучылар барлык тәкъдим ителгән инвестпроектларны хупладылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре