Татарстан Рәис Рөстәм Миңнеханов республикада алдагы атналарда узачак зур форумнарга әзерлек һәм аларны уздыруның мөмкин кадәр югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә кушты. Ул аерым игътибарны барлык инфраструктура объектлары – транспорт, кунакчыллык һәм барыннан да элек иминлек мәсьәләләренә юнәлтте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең алда зур вакыйга – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы. 100 илдән делегатлар катнашыр, дип көтелә. Бик җитди вәкиллек, абруйлы спикерлар», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
16-18 майда Казанда шулай ук «Милли үзенчәлек һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. Форумда илнең 70тән артык төбәгеннән 1 меңнән артык кеше катнашачак. Бу Россиядә мөселманнарның бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлдерелгән иң зур җыелышы. 18 майда борынгы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы була.
«Иң мөһиме - чаралар үткәргәндә барлык иминлек чараларын тәэмин итү», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез