Татарстанда терлекләрнең куркыныч йогышлы авырулары буенча агымдагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Тимур Галиев хәбәр иткәнчә, Россиядә терлекләрдә йогышлы авырулар, шул исәптән бруцеллез, котыру авыруы һәм Африка дуңгыз чумасы арту күзәтелә. Бу авырулар терлекчелек өчен дә, халыкның сәламәтлеге өчен дә җитди куркыныч тудыра. 2025 елның беренче яртыеллыгында Россиядә бруцеллезның 265 очрагы теркәлгән, бу 2024 елның еллык күрсәткеченә туры килә диярлек (276 очрак). Татарстан Республикасында Чүпрәле, Чирмешән, Балык Бистәсе һәм Балтач районнарында мондый нокталар теркәлгән.
Таралуның сәбәпләре - терлекләрне читтән рөхсәтсез кертү һәм ветеринария документларыннан башка сатып алу. Инфекция кермәсен өчен гражданнар җыеннарында һәм район киңәшмәләрендә аңлату әңгәмәләре, халыкка һәм терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләренә күрсәтмәләр өләшүләр үткәрелә.
Ветеринария хезмәте белгечләре терлекләрне читтән рөхсәтсез кертүне ачыклыйлар, карантин чаралары үткәрәләр, шулай ук контроль-күзәтчелек органнарына мәгълүмат җибәрәләр. Шуның белән бергә терлекчелек комплексларының биологик куркынычсызлык көчәя, ферма биналарына профилактик дезинфекцияләр һәм башка чаралар үткәрелә.
Алдагы елларда Татарстанда котыру авыруы буенча вәзгыять тотрыклануга карамастан, 2025 ел башыннан имин булмаган җиде пункт теркәлгән. Котыру авыруына каршы көрәшү өчен йорт хайваннарын системалы иммунлаштыру, хуҗалыкларда терлекләрне планлы вакцинацияләү, кыргый ит ашаучы хайваннарны иммунлаштыру, вакцинаны Биоресурслар комитеты хезмәткәрләре белән теркәү кулланыла. 2023 елдан республикада дуңгызларда Африка чумасы теркәлгән очраклар булмады, әмма күрше төбәкләрдә учакларны теркәү аркасында вәзгыять киеренке кала бирә.
Ветеринария хезмәте йорт дуңгызларыннан һәм кыргый кабаннардан алынган материалларны тикшерүне үз эченә алган даими мониторинг үткәрә. Инфекция таралуны булдырмау өчен дуңгызчылык предприятиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда биоиминлек чаралары көчәйтелә, шулай ук кыргый кабаннар саны да җайга салына.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, хайваннарның куркыныч авыруларын профилактикалау мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш. "Сүз безнең республиканың иминлеге турында бара. Без - эре терлекчелек төбәге. Превентив чаралар бик мөһим, чөнки бу авырулар зур куркыныч тудыра», - дип белдерде Рәис Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез