Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Медиология” версиясе буенча апрель ае өчен Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында беренче урынга чыккан. Аның МедиаИндексы 135 633,0 санын тәшкил иткән. Республика Рәисен массакүләм мәгълүмат чараларында 20 716 тапкыр телгә алганнар. Нәтиҗәдә ул округта – беренче, Россия рейтингында – бишенче урынга чыккан.
Рөстәм Миңнехановның мондый уңышы күп кенә әһәмиятле чараларда катнашуына, тәкъдимнәренә бәйле. Аерым алганда, ул Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында, гаилә ипотекасы программасын киңәйтеп, аңа 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләрне һәм махсус хәрби операция ветераннары гаиләләрен кертүне тәкъдим иткән.
Моннан тыш Рәис Татарстанда яшәүчеләрне Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне белән котлаган. Бу да төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылган.
Татарстан башлыгының халыкара һәм төбәкара вакыйгаларда катнашуына да зур игътибар бирелгән: ул Казанда “Энергопром” халыкара энергетика форумын ачкан, Петр Великий исемендәге Петербург политехника университетына визиты кысасында Санкт-Петербургта кайбер килешүләргә кул куйган, Кытай Коммунистлар партиясенең Чунцин шәһәр комитеты секретаре Юань Цзяцзюнь белән сөйләшүләр үткәргән һәм Дүшәнбегә эшлекле сәфәр кылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез