Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Ел саен сентябрьнең беренче якшәмбесендә Россиядә Рефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. "80 елдан артык Татарстан территориясендә нефть чыгарыла, ул республика икътисадының нигезе булды, машина төзелеше, химия, нефть химиясе, оборона-сәнәгать комплексы үсешенә этәргеч бирде һәм илнең ягулык-энергетика иминлегенә саллы өлеш кертте. Бу еллар эчендә нефтьчеләр, газчылар буыннары уникаль фәнни инженерлык мәктәпләре булдырдылар, яшь белгечләр дәвам итә торган һөнәри осталык традицияләренә нигез салдылар», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республика предприятиеләренә социаль-икътисадый үсешкә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләрен тармак ветераннарына юллады. 

Сезнең фидакарь хезмәтегездән һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыздан башка безнең республика горурлана торган югарылыкка ирешеп булмас иде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан шимбә көнне Әлмәттә тантаналы чаралар узачак. ТР Рәисе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, шулай ук муниципалитет администрациясенә бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.

Киләсе атнада, 8 сентябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә илдә беренче тапкыр Россия Федерациясе халыклары телләре көне билгеләп үтеләчәк. Бу - Россия халыклары бердәмлеге елының төп вакыйгаларының берсе.

"Туган тел яңа буынга мәдәни мирасны, тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне һәм халыкның үзенчәлеген саклауда һәм тапшыруда төп роль уйный. Бу датага багышланган берничә федераль, республика, муниципаль чаралар каралган. Урыннарда халыкны, бигрәк тә үсеп килүче буынны җәлеп итүне тәэмин итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук җылы бирү чорына әзерлек мәсьәләсенә дә тукталды.

Җылы бирү сезоны тәүлеклек уртача температура +8 градустан түбән булганда 5 тәүлек рәттән билгеләнә. Без җылылыкны вакытында җибәрүгә әзерләнергә тиеш, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенгә социаль объектлар буенча әзерлек эшләре тулысынча төгәлләнгән. Күп фатирлы йортларның 84%ы әзерлек паспорты алган. Соңгы срок - 15 сентябрь.

Рөстәм Миңнеханов җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмаларының әзерлегенә аерым игътибар бирергә кушты. "Челтәрләрдә һәм котельныйларда барлык ремонт эшләрен төгәлләргә, авария-ремонт персоналын тулы әзерлеккә китерергә, авария хәлләрен бетерү өчен матди-техник ресурслар һәм нормативлар нигезендә резерв ягулык запаслары булуны тәэмин итәргә. Шулай ук коммуналь техниканы кышкы чорга әзерләүне оештыру мөһим», - дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре