Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Үзәк район хастаханәсендә яңа ашыгыч ярдәм үзәге ачылышында катнашты

Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президент фикеренчә, әлеге үзәк шәһәр халкына күрсәтелгән медицина хезмәтенең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк. “Түбән Кама үсә, эш өчен дә, яшәү өчен дә уңайлы шәһәргә әверелеп бара. Нефть химиясе башкаласы, илебезнең эре сәнәгать үзәге бу. Әлеге үзәк шәһәр халкына күрсәтелгән махсуслашкан медицина хезмәтенең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк”, – дип белдерде Президент ачылыш тантанасында.

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа үзәк белән якыннанрак танышып чыкты. Алты катлы бинада бардык ашыгыч хезмәтләр урын алган. Биредә шокка каршы зал, операция бүлмәсе, реанимация палатасы, диагностика хезмәтен үз эченә алган бердәм кабул итү-диагностика бүлеге бар. Алар зур техноген бәла-каза, аварияләр булган очракта кешегә тиз арада ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Әлеге үзәкне Республика клиник хастаханәсе белән 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе мисалында төзелгән. Үзәктә барлыгы 192 ятак урын исәпләнә. Кабул итү-диагностика бүлегендә бер сменага 200ләп кешегә ярдәм итәрләр дип планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре