Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Тханаленг портында булды

Лаоска эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тханаленг коры портында булды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Объект 55 гектар мәйданда урнашкан һәм күп юнәлкшле хаб булып тора, аның аша Кытай-Лаос тимер юлы буенча Таиландка, Вьетнамга, Камбоджага, Малайзиягә һәм Мьянмага баручы йөкләр үтәргә тиеш. 

Республика Рәисенә эшнең ничек алып барылуы турында сөйләделәр. Ноктада ике колея тоташа: Таиландтан - Лаоска һәм Кытайдан- Лаоска. Порт бәйләүче чылбыр булып тора. Көнчыгышка киңәю буенча планнар бар, нәкъ менә Вьетнам юнәлешендә. Порт товарны кабул итәргә дә, аны экспортка җибәрергә дә мөмкин. Товарларның хәрәкәтен контрольдә тоту максатыннан, трекерларның халыкара системасы кулланыла. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга Кытайдан күп йөк ташу җайга салынган һәм хәзер контейнерлар ташу өчен логистик парк төзелә, дип сөйләде. «Сезнең Кытай белән линиягез булганлыктан, без Кытай аша сезгә керә алабыз, ә сез, үз чиратыгызда, үз товарыгыз белән Россия базарына керә аласыз», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре