Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Үкенечкә калырлык булмасын»

Муниципаль берәмлекләр өчен быелның зур казанышы, махсус хәрби операциягә игътибар, авылларны саклап калу юлларын барлау. «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX – юбилей съездында шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов: «Үкенечкә калырлык булмасын»
rais.tatarstan.ru

Төп доклад белән чыгыш ясаган «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, авыл җирлекләре башлыклары өчен авылда кече бизнес вәкилләре – фермерлар, шәхси хуҗалыклар белән эшләү – авылның үзен саклап калу дигән сүз.    

– Авылларда Татарстан халыкларының бөтенлеге, ата-бабаларыбызның теле, гореф-гадәтләре һәм йолалары тулырак саклана. Ләкин авылда эш булмаса, авыл тормышы акрынлап туктый. Кызганыч, хезмәт яшендәге кешеләр әле дә авыллардан китә. Бу урында Мамадыш районының тәҗрибәсе игътибарга лаек. Анда хезмәт яшендәге кешеләрне җәлеп итәр өчен, район программасы буенча бюджеттан яңа йорт салу (1,5 млн сум) яки икенчел торак базарыннан йорт сатып алу өчен (750 мең сум) акча бүлеп бирелә. Авылларда буш йортлар күп түгел, шулай да 12 гаилә авылга кайтты. Бу пилот проектны башка районнарда да кулланырга һәм дәүләти ярдәм формаларын уйларга булыр иде, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.     

Шулай ук ул Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шәхси хуҗалыклар өчен терлек азыгын ташламалы бәяләрдән сату мөмкинлеген дә карарга тәкъдим итте. 

Билгеле, узып бара торган елның төп казанышы буларак, җирле үзидарәнең ике баскычлы системасын – үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган форматны саклап калуын билгеләп узарга кирәк.

– Муниципаль бергәлек, Дәүләт Советы депутатлары законны эшләүдә актив катнашты. Республика Рәисенә Россия Федерациясе дәүләт органнарында безнең карашларны яклаганы өчен зур рәхмәт. Закон авторларына, федераль канун чыгаручыга закон кабул иткәндә төбәкләрнең сүзен ишетүе һәм Татарстанның җирле үзидарәнең ике баскычлы системасын саклап калу буенча фикерләрен исәпкә алганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Авыл инфраструктурасы алга киткән һәм тарихи традицияләре булган төбәкләр өчен җирлек дәрәҗәсен саклау идарә итүнең нәтиҗәлелеген күрсәтә, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.  

Съездда катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авылларга ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга өндәде.

– Илдә бик зур яңарышлар бара. Соңыннан үкенечкә калмаслык юлны сайлау мөһим. Мин бер баскычлы система да булырга мөмкин дип саныйм, ләкин моның өчен билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш. Мин сезгә ничек итеп авылны бетереп булу мисалын китерәм. Авыл юкка чыксын өчен, беренче чиратта эш урыннарының бетүе кирәк. Ә моның өчен ферманы ябарга кирәк. Шуннан соң мәктәп, кибете дә булмаса, биш елдан әлеге авыл юкка чыгачак. Кызганыч, безнең күпчелек территорияләр моны кулыннан ычкындырды. Безнең дә эшләнеп бетмәгән эшләр бар, без моны аңлыйбыз. Шуңа күрә 50 гә якын программаның күпчелеге авылларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, – диде ул.       

Съездда Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас та катнашты. Исегезгә төшереп узыйк: «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектын Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы комитеты рәисе Павел Крашенинников әзерләгән иде.

– Россия – зур ил. Монда яшәүчеләр өчен төрле шартлар тудырылган, үз традицияләре, йолалары булган халыклар яши. Закон әле күптән түгел генә кабул ителде. Һәм ул, әлбәттә инде, беренче чиратта җирле үзидарәләр оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән иде. Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр ассызыклаганча, кешене нинди дәрәҗәдәге хакимияткә мөрәҗәгать итүе кызыксындырырга тиеш түгел. Аның проблемалары хәл ителергә һәм бу дәүләтнең дә, муниципалитетларның да бурычы булып тора, – диде Андрей Клишас.

Ул законны кабул иткәндә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышулар булганлыгын әйтте.

– Без ни өчен сезнең карашларны кабул иттек? Чөнки Татарстан Рәисе җирле үзидарә системасының нәтиҗәлелеген ачык итеп әйтте һәм республикада яшәүче халыкларның проблемаларын бербөтен команда булып хәл итүенә басым ясады. Һәм без бу позицияне ишеттек, – диде ул.     

Чарада махсус хәрби операциядә катнашкан җирлек башлыклары, урындагы депутатлар игътибар үзәгендә булды. Махсус хәрби операция зонасына 80 тапкыр барып кайткан Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сүзләренчә, солдатларга районнан 200 дән артык техника, 1 млрд сумнан артыгракка махсус киемнәр, җиһазлар, кирәк-яраклар җибәрелгән. Шулай ук махсус хәрби операциядә булып кайтканнан соң Менделеевск районының Турай авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына керешкән Айдар Нуриевка да сүз бирелде.

– Өч ел элек мин бер гади эшче, энергетик идем. Ватан чакыргач, һич уйлап тормыйча, ил сакчылары сафына бастым. 2024 елның декабрендә авыр җәрәхәтләрдән соң өйгә кайттым. Бүген биредә булуым – чын могҗиза. Алдагы эшемнән киткәч, район хакимияте һәм авылдашларым миңа туган авылымны җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Дөресен генә әйткәндә, карар кабул итү җиңел бирелмәде. Сугыш мәхшәренә керүгә караганда да авыррак булды, дисәң дә була. Чөнки фронтта дошман белән сугышасың, ә монда син кешеләр, аларның өметләре, иминлеге өчен җавап бирәсең. Ике авыл, 500 гә якын кеше язмышы! Һәркем өчен син җаваплы! Ул вакытта мин бюджет белән ничек эшләргә, гаризаны ничек язарга, өмәне ничек оештырырга да белми идем. Ләкин мин шуны ачык беләм: авыр яраланган очракта да, сугышчы беркайчан да артка чигенми. Һәм мин ризалаштым, – дип сөйләде ул. 

 

Рәсем асты: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә 96 автомобиль һәм дүрт автобус ачкычлары тапшырды. «Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйм. 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык. Бу сезнең эшегезнең үтемлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Гражданнарның тормыш сыйфаты хакимиятнең барлык мәсьәләләрне никадәр оператив хәл итүенә бәйле», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре