Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты.

Очрашу Чаллыда узды.

Төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе машина төзелеше предприятиеләре арасында сәнәгать кооперациясе өлкәсендә багланышлар темалары да күтәрелде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Марина Алексеева катнашты.

Искәртәбез, Алексей Русских иртәгә Казанда узачак «Идел-Янцзы» форматындагы Төбәкара хезмәттәшлек советы утырышында катнашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре