Бүген - урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урман әзерләү техникалары бүләк итте.
- Сезнең хезмәтегез махсус белем һәм техникалар белән эшли белүне таләп итә. Бүген без сезгә эшегез өчен бик кирәкле техникалар бирәбез. Алар сезгә бик кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов урманчыларны бәйрәм белән котлап.
Татарстан урманчылары күптәнге традицияләрне саклый. Урманда гаиләләре белән эшләүчеләр бар.
- Мин дә урмансы гаиләсендә үстем. Бу һөнәрнең никадәр катлаулы һәм мөһим икәнен яхшы беләм.Үземә дә урман хуҗалыгында эшләргә туры килде, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Урман - безнең байлыгыбыз. Без, Татарстан урманчылары белән горурланабыз. Ил күләмендә сез алдынгы урыннарны алып торасыз. Моның өчен без урманчыларга рәхмәтле.
Урманчыларга урман әзерләү җиһазлары белән тәэмин ителгән 32 "Беларус" тракторы тапшырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез