Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эшлекле сәфәр кыла. Бүген иртән ул Ташкентта илнең абруйлы татарлары белән очрашкан. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин, Үзбәкстан Татар һәм башкорт аксакаллары советы рәисе Рим Гыйниятуллин җирле татар җәмгыяте тормышы турында кыскача гына сөйләп үткән.
Ришат Нәбиуллин, аерым алганда, 8 апрель көнне Ташкентта үзенең җитәкчелегендәге җәмгыятьнең 30 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртеп, Рөстәм Миңнехановны шул тантанага чакырган. Татарстан Президенты бу турыда уйларга, шулай ук, үзара элемтәләрне ныгыту өчен, мәдәният эшлеклеләре делегациясен җибәрергә вәгъдә иткән.
Президент, үз чиратында, җәмәгать эшлеклеләрен Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына (быел май аенда узачак) һәм Бөтендөнья татар конгрессына (август аенда була) чакырган.
Моннан тыш яклар быел көзен Үзбәкстанда “Татар кызы” бәйгесе финалын уздыру турында сүз куешкан. Узган елда, коронавирус пандемиясе сәбәпле, бәйге быелга кичектерелгән.
Хәзерге вакытта Үзбәкстанда 300 меңнән артыграк татар яши. Җирле татар диспорасы Россиядән читтәге иң күп санлы диспораларның берсе булып тора. Ташкентта һәм Сәмәрканд өлкәсендә татарлар бигрәк тә күп яши.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез