Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!»

Узган ел Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте.

Рөстәм Миңнеханов: «Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!»

Бу, 2024 ел белән чагыштырганда, 7,3 процентка күбрәк. Шул ук вакытта оешма-предприятиеләрнең бурычлары да күп җыелган, сөт бәяләре дә түбән тәгәри. Авыл хуҗалыгы министрлыгы, узган елга йомгак ясап, быелгысына бурычларны билгеләде. 

Тулай төбәк продуктында авыл хуҗалыгы тармагының өлеше җиде процентны тәшкил итә. Узган ел республикада 4,6 млн тонна ашлык җитештерелгән. Уртача уңыш – гектарыннан 35,9 центнер. Үсемлекчелек юнәлешендә үсеш 15 проценттан күбрәк. Соңгы елларда игенчеләр югары маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек бирә. Узган елда 1 млн тонна майлы культуралар җыеп алынган. 524 мең тонна ит һәм 1 млрд 636 млн данә йомырка җитештерелгән. 

– Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, продукция бәясенең гомуми күләме 772 млрд сумга җитте, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. – Җитештерүне арттыру белән беррәттән, безгә аның нәтиҗәлелеген көчәйтү буенча да ныклап эшләргә кирәк. 2025 ел буенча предприятиеләрнең салым бурычы 510 млн сум тәшкил итте. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 178 млн сумга күбрәк. Сумманың 79 проценты банкротлыкка чыккан оешмаларга туры килә. Әлеге вакытта эшли торган оешмаларның бурычлары юк.  

Коллегиядә, елдагыча, терлекчелек, үсемлекчелек, хезмәт хакы һәм тулай продукция күләме буенча алдынгы һәм артта барган районнар да аталды. Лидерлар арасында Кукмара, Әтнә һәм Балтач – беренче өчлектә. 

– Алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, җитештерү нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә. Ә менә Спас, Зәй, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Баулы районнарының мөмкинлекләре исемлек ахырында гына булырлык, дип санамыйбыз. Алдынгы тәҗрибәләрне карагыз, эш системалы булганда, мөмкинлекләр күпкә югарырак була ала, – диде Марат Җәббаров.   

Коллегиядә төп игътибар сөт һәм аның тирәсендәге проблемаларга бирелде. Узган ел республикада 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Сыерларның продуктивлыгы елына бер башка 8873 килога кадәр җиткән. 2030 елга бер сыердан 10 мең килога кадәр сөт савып алу бурычын куйдылар.  

– Узган елларда сөт күләмен технологияләрне яхшырту һәм заманча сөт комплекслары төзү хисабына арттыра алдык. 2025 елда гына да 11 мең башка исәпләнгән унсигез объект сафка басты. Быел 14,7 мең башка исәпләнгән тагын унтугыз комплекс төзү планы бар. Тик сөт сатып алу бәяләре төшү сәбәпле, планлаштырылган акчаның кимүе дә бар. Шул ук вакытта быел 800 млн сумнан күбрәк табыш алган җитештерүчеләр сөт саткан өчен федераль субсидиядән коры калачак. Планлаштырылган эшләрнең күпчелеге нәкъ менә алар кулында, – диде Марат Җәббаров.       

Шул уңайдан ул, коллегия утырышына килгән Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовка мөрәҗәгать итеп: «Татарстан – илдә иң күп сөт җитештерүче. Һәм сөт базарындагы теләсә нинди үзгәрешләр безгә бик тиз сизелә. Шуңа күрә быел әлеге ярдәмне яңадан кайтару мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», – диде.

Бүген республикада иң күп сөтне Кукмара терлекчеләре сава. Тәүлегенә 545 тонна. Бу – илдәге барлык муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы күрсәткеч. Доклад белән чыгыш ясаган район башлыгы Сергей Димитриев әйтүенчә, биш елда тармакка 10 млрд сум акча кертелгән. Бер ел эчендә мөгезле эре терлек саны 3,6 мең башка арткан. Аларның 600 е – сыерлар. 

– Рөстәм Нургалиевич, сез безгә 2030 елда тәүлеклек сөтне 700 тоннага җиткерү бурычын куйган идегез. Аны инде 2028 елда ук башкарып чыгарга планлаштырабыз. Соңгы биш ел эчендә генә дә унбер мең баш сыерга исәпләнгән югары технологияле комплекслар төзелде. Тагын 16 мең сыер асрарлык фермалар төзү планлаштырыла. Мондый күләмдә сөт савып алганда, сөт бәяләре төшмәсә яки узган елдагыча сакланса, тармакның икътисадый күрсәткечләре тагын да яхшырак булыр иде, – диде ул. 

Сергей Димитриев әйтүенчә, узган елгы белән чагыштырганда, сатыла торган сөтнең килограммы 15 сумга төште. Бүген, уртача алганда, литры 32 сум тора. 

– Район көн саен сөттән генә 10 млн сум акча югалта. Боларга өстәп, кайбер оешмаларга федераль субсидия дә тәтемәячәк. Роман Владимирович, бу ярдәмнең безгә файдасы зур иде. Республиканың барлык район башлыклары һәм ризык җитештерүчеләре исеменнән, быел аны кабаттан бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз, – диде ул да, Мәскәү ягына карап.     

Роман Некрасов та җавапсыз калмады. Татарстан игенчеләренең һәм терлекчеләренең эшчәнлеген югары бәяләп, мактау сүзләре әйткәннән соң, сөт бәяләренә аерым тукталды.   

– Бүген без сөт бәяләре турында сөйләшәбез. Аның кайчандыр 50 сумга җиткән вакытлары да булды. Ләкин синең сөтеңнең үзкыйммәте 30 сумнан артып китми икән, хәтта бүгенге шартларда да начар түгел. Сөт бәяләре күтәрелер, дип өметләнәбез. Ләкин үзкыйммәт буенча гел эшләргә кирәк. Чыгымнарың белән идарә итәсең икән, үсәргә, яңа базарга чыгарга һәм башка илләрдәге җитештерүчеләрдән калышмаска кирәк булачак, – диде министр урынбасары.               

Ул шулай ук биологик куркынычсызлык мәсьәләсенә дә тукталды. 

– Ветеринарның бер хатасы аркасында, бик күп акча тотып башкарылган эш бер көн эчендә юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә басым ясап әйтәм: бүген ветеринария куркынычсызлыгыннан башка үсеш юк. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнмибез икән, бөтен керемнәр, дәүләт ярдәмнәре, инвестицияләр һәм югары технологияләр – барысы бергә бер көндә күккә очарга мөмкин. Район, идарә башлыклары, азык-төлек җитештерүчеләр, бу турыда уйлагыз, зинһар, – диде Роман Некрасов.   

Сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыруда терлек азыгы үзәкләренең мөһим роль уйнавын әйттеләр. Хәзерге вакытта Әтнә, Саба районнарында терлек азыгы үзәкләре төзелеп килә. Ә республиканың унтыгыз районында бер үзәк тә юк. 

Татарстан Рәисе үз чыгышында «Казан Агро 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен югары бәяләде һәм оештыручыларына рәхмәтен җиткерде. Аның эре эшмәкәрләргә генә түгел, ә студентларга һәм укучыларга да кызыклы булуын әйтте. 

– Авыл хуҗалыгы тармагы буенча кайсы юнәлештә үсәсен, кайда нинди җитешсезлекләр барлыгын сөйләшеп торабыз. Гомумән алганда, нәтиҗәләр яхшы. Бу – монда утыручыларның зур тырышлык нәтиҗәсе. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Безнең сүзләрне эшчеләрегезгә дә җиткерегез. Федераль үзәктән тә ярдәм күп килә. Әйе, кабул ителгән карарлар безнең теләкләр белән һәрвакытта да туры килми, ләкин гомумән алганда, безне ишетәләр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Коллегия утырышы алдыннан Татарстан Рәисе ветеринарларга биологик калдыкларны җыю өчен махсуслаштырылган 10 «ГАЗ» автомобиле тапшырды. «Ветеринария хезмәтенең 29 машинасы бар инде. Безгә аларның санын 45 кә җиткерергә кирәк, – диде ул. – Безнең республикада куәтле терлекчелек комплексы бар. Мөгезле эре терлекләр генә дә 830 мең баштан артык. Ветеринария хезмәтенең төгәл системалы эше бик мөһим, шуңа күрә без бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре