Рөстәм Миңнеханов Хуҗанд шәһәрендә урнашкан мәдәни мирас объектларында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Согдий өлкәсенең Хуҗанд шәһәрендә урнашкан мәдәни мирас объектларында булды. Кунак өчен «Арбоб» мәдәният сарае һәм Хуҗанд кирмәненең мәдәни-тарихи комплексы буйлап экскурсия уздырдылар. Согдий өлкәсенең тарихи истәлекле урыннары һәм курорт урыннары Россиядән туристларны җәлеп итү үзәгенә әверелергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Хуҗанд шәһәрендә урнашкан мәдәни мирас объектларында булды

Искәртәбез, бүген Татарстан белән Таҗикстан арасында даими рәвештә авиаэлемтә алып барыла. «Казан – Хуҗанд» һәм «Казан – Дүшәнбе» маршрутлары буенча «Уральские авиалинии» һәм «Северный ветер» авиакомпанияләре рейслары ачылды.

Рөстәм Миңнеханов туризм компанияләре белән эш алып барырга кушты – туризм маршрутлары белән танышу һәм Татарстаннан Таҗикстанга, шулай ук ике яклап туристлар агымын арттыру өчен. «Арбоб» мәдәният сарае - сарай-парк ансамбле Хуҗандның Гафуров районында шәһәр үзәгеннән 6 чакрым ераклыкта урнашкан. Сарай узган гасырның 50 нче елларында Арбоб калкулыгында Санкт-Петербург янындагы Петергоф сарае үрнәгендә төзелгән. Совет чорында бина өлкәнең күмәк хуҗалыкларының административ үзәге сыйфатында хезмәт иткән. Безнең көннәрдә Таҗикстан Президенты карары белән сарай реконструкцияләнгән, фонтаннар челтәре төзелгән. Бүген биредә мәктәп укучылары, студентлар һәм туристлар өчен экскурсияләр үткәрелә.

Согдий өлкәсенә килүче чит ил туристлары өчен «Арбоб» сарае шулай ук төп объект булып тора. Хуҗанд кирмәненең мәдәни-тарихи комплексы озак һәм легендар тарихы дәвамында һәрвакыт Хуҗандның йөрәге булган. 2,5 мең елдан артык Хуҗанд ныгытмасы шәһәр белән бергә үсә, басып керүләргә, җимерелүләргә һәм аннан соңгы үзгәртеп коруларга түзә, халыкның ныклыгының какшамас дәлиле булып кала.

Археологик казулар күрсәткәнчә, беренче ныгытмалар б.э. к. VI-V гасырларда, ясалма өемнән башлап, табигый балчыктан ясалган нык стеналарга әверелгән. Хуҗанд үсүен дәвам иткән саен, шәһәр өч аерым өлешкә бүленә: цитадель, шәһристан (шәһәр үзәге) һәм рабад (тышкы районнар).

Бүгенге көндә Хуҗанд кирмәненең реставрацияләнгән көнчыгыш диварының бер өлеше генә сакланып калган (VIII-X йөзләргә карый). Әлеге мәдәни-тарихи комплекс Таҗикстанның төрле төбәкләреннән һәм чит ил туристларын кабул итә.

Илнең Туризмны үстерү комитеты объектны Таҗикстанның иң яхшы туризм истәлекле урыннары унлыгына керткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов Раис

Көн хәбәре