Газетага язылу

Рөстәм Закиров: «Без җырлый белгәнгә сәхнәгә мендек»

Аның җырлаганын тамашачы онытылып тыңлый. Моңлы тавышы белән әсир итә белә ул. Татарстанның халык җырчысы Рөстәм Закировның тагын бер сыйфаты турында әйтми булмас.

Рөстәм Закиров: «Без җырлый белгәнгә сәхнәгә мендек»

Бик туры сүзле кеше ул. Үз фикерен, уен-көлкегә салып булса да, әйтми калмый. Консерватор җырчы гаиләдә дипломат була белә. Балаларының фикеренә колак салучы, аларны ишетүче әти дә. Рөстәм Закиров белән шоу-бизнес хикмәтләре, җыр сәнгатенең бүгенге хәле турында фикер алыштык.

– Бүген без нинди җыр тыңлыйбыз?

– Мин үзем өйдә җыр тыңлап утырмыйм инде. Гадәттә, машинада барганда үзебезнең «Тәртип», «Китап» радиоларын, туган якларга чыккач, «Саба дулкыннары»н тыңлыйм. 1990 нчы елларда да тамашачы халык җырларыннан ничектер арып киткән иде. 1990–2000 елларда Екатеринбург, Пермьдәге, Себер, Башкортстан киңлекләрендәге шагыйрьләр, көй язучылар белән аралаша башлагач, ун ел эчендә җырлар да, җырлаучылар да артты. Аннары бу күренеш ничектер тагын саекты. Кеше йөрәгенә үтеп керә торган җырлар профессиональ композиторлар тарафыннан да сирәк языла. Бүген инде көй, шигырь язучылар күп. Радио, телевидение дә татар җырын тыңлаучыларның зәвыгын бетерде диясем килә. Кайбер җырларның көе яңгырый башлагач, сүзләрен ишеткәнче, татарчамы, түгелме икәнен дә аңлап булмый бит.

– Бер әңгәмәдә: «Халык җырларын, классик җырларны башкаручыларга аерым игътибар кирәк. Карганы еллар буе ротациягә бир, ул сандугач була алмый. Ә сандугачны, ротациягә бирмәсәң дә, тыңлыйсы килә», – дигәнсең. Дөрес сүзләр, ләкин чынбарлык башка. Ротациядәге карганы тора-бара халык барыбер сандугач дип кабул итә башлый...

– Алай ук түгел инде. Мин үзем, әйтик, халык җырларын Гөлназ Асаева башкаруында бик яратам. Менә шундый җиренә җиткереп башкаручы җырчылар белән телевидениедә махсус тапшырулар эшләсеннәр иде дип, бер җитәкчегә дә әйткән идем. Бу эшне дәүләт башкарсын иде. Милли киемнәр дә киеп җырлатырга була. Әгәр шундый җырлаучыларны көн саен бирсәләр, алар артыннан яшьләребез дә алыныр иде. «Менә бит ничек матур җырлый. Мин дә шулай башкара алсам иде», – дип иярер иде дип уйлыйм.

– Ләкин көне-төне әйләндерсәләр, халык матур җырламаган җырчыга да ияләшә бит.

– Ул кайберләре белән генә шулай килеп чыгарга мөмкин. Берәр ел биреп карыйлар да, файдасы булмагач, аннары аңлыйлар. Шоу-бизнес бүген бик кыйммәт. Үзеңне таныту өчен, кимендә ике-өч ай җырны әйләндерергә кирәк. Кеше сине аннары гына тыңлый башлый. Менә минем «Җанымда яз булып кал әле» дигән җыр, Габделфәт Сафинның «Чияләр», Рәсим Низамовның «Каеннар арасында» кебек җырларны халык бик тиз эләктереп алды. Хәзер күңелгә тия торган җырлар сирәк туа. Үзем дә «Яшеннәр сызган юл» дигән җырдан соң инде ун ел иҗат иткәнем юк. Ул яктан хатыным Люция булдыра. Соңгы 4–5 ел эчендә 10–15 ләп җыр иҗат итте. Иң мөһиме – алар мин тыңлый торган.

– Халыкның нинди җыр тыңлыйсы килә?

– Мисал өчен, халык ресторанга да, әгәр андагы ризык җиренә җиткереп пешерелмәгән булса, йөрүдән туктый бит. Җырда да шулай. Әгәр ул җиренә җиткереп иҗат ителмәсә, кабул итми. Аннары җырның башкаручысыннан да күп нәрсә тора. Мин үзем җырны бөтен кеше җырларга тиеш, дим. Бәрәңгене дә бит йөз кеше йөз төрле пешерә. Җырны да шулай ук, йөз кеше йөз төрле җырлый. Элек җырның популярлашып китүе ничек иде? Һәр шәһәрдә заводларның мәдәният үзәкләре бар. Шунда үзешчәннәр җыела. Алар җырны җырлый. Шулар арасында берсе теге җырны шундый матур итеп башкара. Һәм калганнар аңа ияреп китә. Профессиональ җырчылар да үзешчәннәрдән эләктереп ала иде. Җырны бөтен халык җырлаганда гына ул барып җитә һәм саклана. Ә бүген, бу җырны мин генә җырларга тиеш, дип әйтү телебезне чикләү дип аңлыйм.

– Хәзер өлкәнрәк җырчылар белән яшьләр арасында шул җыр мәсьәләсендә тарткалашулар күзәтелә. Һәркем үзенчә дөрес. Ләкин җыр да яшәргә тиеш бит.

– Әйтик, бер композитор үзенең 15–20 ел элек бөтен халык җырлаган җырын яшь җырчыга сата. Ә аны моңарчы мин дә, башкалар да җырлаган. Шуннан бу яшь җырчы әлеге җырга мин генә хуҗа дип саный. Ә башка җырчы ул композиторның сатканын белми бит, сәхнәгә чыгып җырлый. Яшь җырчы моны күрә дә, син нәрсәгә минем җырны җырлыйсың дип, судлашып, акча сорый. Мин моны аңламыйм. Композитор яшь җырчыга яңа җырын бирсен. Нигә син аңа иске җырны, инде халыкка таралган җырыңны сатасың? Нәтиҗәдә җырчылар үзара талаша башлый.

– Синең җырларны сораганнары булдымы?

– Рәхәтләнеп рөхсәт итәм. Кайбер җырчылар аранжировкаларын сорыйлар. Без бит элек рәхәтләнеп баянга җырлый идек. Яхшы баянчыга җырлау бәхет инде ул. Мин үзем Максат Гомәровка, Азат Зәйнуллинга кушылып җырладым. Менә дигән гармунчылар. Әгәр син аранжировка ясатырга телисең икән, бирәм. Синең аранжировкаң башка җырчыга туры килмәскә дә мөмкин бит. Ул синең тембрыңа языла. Җырны сорыйлар икән, җырласыннар гына. Мин дә, Люция дә каршы килмибез. Ул бит халык өчен.

– Синең өчен моң – нәрсә ул?

– Һәр халыкның үз моңы бар. Татарның – үз моңы, үз җыры. Радиода яңгырый торган күп җырларда ул калмады инде. Моң бит ул сөйләм телендә дә бар. Мин Иркәнең юбилей концертында Чаллыдан Гөлназ Гатина дигән кызның шигырь сөйләгәнен ишеттем. Аны тыңлап туеп булмый. Бүген Алмаз Мирзаянов шигырь тәмен халыкка җиткерә икән, ул да – моң. Җырда фикер булса, моң менә шул була. Фикер ахырга кадәр барырга тиеш. Баян, скрипка, тальянда да шул ук. Ринат Вәлиев, Айнур Моратов, Булат Шәрипов, ун-унбишләп гармунчы егет бар. Алар да уен коралына үз моңын кертә. Ул кешедән тора. Аңа укып кына ирешеп булмый. Моңга җылылык та өрергә кирәк. Мин шулай уйлыйм.

– Матур җырлаучылар бар, шул ук вакытта дөрес җырлаучылар бар. Халыкка кайсы якынрак?

– Дөрес җырлаучы – опера сәнгатендә ул. Академик җырлаучылар барлык ноталарны композитор әсәрендәгечә дөрес башкарырга тиеш. Ә инде матур җырлаучыларга килгәндә, бервакыт бер егетнең җырлавын радиодан яңгыраталар, ротациягә биргән инде. «Ник җырлаталар инде моны?!» – дим. Бераздан Екатеринбургка баргач, ул җырны шундагы үзешчән ханым җырлады. «Нинди таныш җыр соң бу?» – дим. Аннары исемә төште. Бу теге егет башкарган җыр икән. Әлеге ханым аны шундый матур итеп башкарды. Ул күңелгә керде. Менә шуңа күрә җырны халык җырларга тиеш. Бер башкаручыда гына ул барып чыкмаска мөмкин.

– Талант һәм финанс мәсьәлә. Аның пропорциясе элекке белән чагыштырганда ничек үзгәрде?

– Без җырлый белгәнгә сәхнәгә мендек. Хәзер җырлый белмәгәннәрнең дә менәсе килә. Шунда популярлашып китәрмен, дип уйлый. Аннары кайберәүләр музыка училищесына, институтка, консерваториягә керә дә, аны андагы укытучы җырларга өйрәтер, дип уйлый. 80–90 процент очракта, җырлый белмисең икән, анда синең зәвыгың артырга мөмкин, ләкин җырларга өйрәнә алмыйсың. Кайберәүләр, тавышымны шунда бетерделәр, ди. Булмаса, аны ничек бетерсеннәр?! Һәр җырчының үз мөмкинлеге була. Шуны дөрес итеп ача белүче укытучы кирәк. Яхшы укытучылар да сирәк. Һәр кеше җырчы булып та китә алмый.

– Үзеңнең укытучы булырга теләгең юкмы?

– Мин юнәлеш бирә алам. Кайбер җырчыларга ничек кирәклеген әйткәләгәнем дә булды. Ләкин синең өйрәтүеңне күбесе дөрес аңламый бит. Сүзләр дә ишеткәләдем, шуннан соң дәшмәвең хәерлерәк дигән фикергә килдем. Мин музыка факультетында алган белемем буенча мәктәп укучыларын укыта алам. Ә инде уку йортларында укыту өчен минем андый белемем юк. Моның өчен теләк тә булмады.

– Җыр уңышка ирешсен өчен, нинди шартлар берьюлы туры килергә тиеш?

– Җырның сиңа туры килүе кирәк. Мисал өчен, «Агыла да болыт агыла» җыры миннән гран-при иясе ясады. Мин аны беренче тапкыр 1991 елда Башкортстан җырчысы Хәнәфи Салиховтан ишеттем. Ул бу җыр белән «Татар җыры» конкурсында лауреат булган иде. «Агыла да болыт агыла» җырын мин күңелдән үткәрдем, ул миңа, холкыма туры килә, ул – минем җыр. Аны халык та кабул итте. Җырчының җырга туры килүе кирәк. Менә «Бөркет турындагы җыр» бар бит. Аны күп җырчылар җырлады. Ә Зиннур Нурмөхәммәтов аны мәңгелек җыр итеп җырлады. «Җидегән чишмә» җырын да күпләр җырлады. Ләкин ул – Зөһрә Сәхәбиева башкаруында мәңгелек җыр. Андый җырлар күп. Җыр ул бергә эшләнергә тиеш. Ә хәзер интернет аша гына. Җырны аласыңмы? Алам. Кыйммәтме, аранжировка күпме тора? Композитор, шагыйрь, җырчы, аранжировчик студиягә барып, шунда бергә эшләргә тиеш.

– Сәнгать советына карата синең карашың нинди? Бүген ул гадел булыр идеме?

– Һәр кешенең үз карашы инде. Худсовет «Татарстан» радиосында да бар иде. Мин студент елларында анда бер абзый эшләде. Күп кенә җырлар аның сүзләренә җырланды. Шуннан бер шагыйрә ханым килде. Анда инде аның сүзләренә җырлар башкарылды. Хәзер инде җырны сатып алырга кирәк. Аның әле аранжировкасы бар. Бәяләр артты. Ротацияләр дә шактый кыйммәт. Бер җыр бәясе хәзер йөз мең сумга якын.

– Фонограммага ничек карыйсың?

– Әгәр 10–15 ел вакыт аралыгы белән чагыштырсаң, хәзер үз тавышына җырлаучылар күбәйде. Чөнки аппаратураның мөмкинлеге зур.

– Сәхнәдәге яшьләргә мөнәсәбәтең ничек?

– Мин яшь чакта үзем дә өлкәнрәк җырчыларга үз сүземне әйтми калмый идем. Яшьләргә мөнәсәбәт әйбәт. Эстрадага килгән яшьләр алар үзләренчә тырыша. Фонограммага җырласалар, өнәп бетермим инде.

– Улың белән кызыңның киңәш сораганы бармы?

– Баштарак бик ышанып бетмиләр иде бугай, хәзер инде улыбыз да, кызыбыз да киңәш сорыйлар. Улым башта төрле төркемнәрдә эшләп йөрде бит. Мин инде шулай, болай булачак, дип әйтә идем. Ул: «Син нәрсә, әти», – дип каршы килә иде. Аннары инде ике-өч айдан үзе минем янга килә. Мин сиңа әйттем бит, дим. Дөресен әйткәндә, мин үзем «олы кешенең сүзен тыңла» дигән нәрсә белән беркайчан килешмәдем. Олы кешенең дә дөрес уйда булмаганнары бар. Дөрес фикерле кешене табарга кирәк. Олы кешене, хөрмәткә лаек булса, хөрмәт итәргә кирәк. Яшь җитәкче, диләр. Яшь кеше дә олы буын җитәкчегә караганда яхшырак эшләргә, яшьтән үк сәләтле булырга мөмкин.

– Син – чын авыл ир-егете, консерватор. Һәм шундый кеше гаиләсеннән Айрат килеп чыга. Ул сәхнәдә саксофонда уйный, сикерә, әллә ниләр кылана. Баштагы мәлдә ничек кабул иттең?

– Айрат турында без күп сүзләр ишеттек. Төрле кеше бар бит инде. Иң мөһиме, ул бит үзе уйный, фонограммага түгел. Минем артистлар арасындагы беренче гаугам да Айрат аркасында килеп чыкты. Ул музыка училищесында укыды, армиягә дә кинәт кенә китте. Анда ул оркестрга эләкте. Мәскәүдә парадта уйнады. Мин музыка училищесы директоры Айрат Җаббаровка рәхмәтле. Училищеда улымны да, кызымны да укытып, тәрбияләп чыгарды. Мин инде икесен дә алга таба мәдәният институтында да, консерваториядә дә укытасым килгән иде. Айрат мәҗлесләрдә, концертларда уйнап йөри, дәвам итәсе килмәде. Бәлки ул аны алга таба аңлар. Без балалар фикерен дә тыңлыйбыз, ишетәбез. Кызыбыз хәзер театр юнәлешендә белем ала. Ул шәһәр кызы булса да, халык җырларын миңа караганда да күбрәк һәм матуррак җырлый.

– Артистларга бирелә торган исемнәргә карата да фикерегезне ишетәсе килә.

– Кайбер таләпләр буенча уйласак, мин үземне дә «халык артисты» исеменә лаек түгел дип саныйм. Мин, мәсәлән, классиканы җырламыйм. Анда инде сатып алалар, дип тә әйтәләр. Әле кичә сәхнәгә чыккан кызлар-егетләргә дә биргәләделәр инде. Әгәр үз бәхетләрен шунда тоялар икән, берәүгә дә зыян салмый бит. Җырлаучылар күбәйде, дигәч, Зөлфәт Хәким: «Җырласыннар, кеше үтереп йөрмиләр ич», – дигән. Берәүгә дә комачауламыйлар бит. Тыңлыйсы килми икән, сүндереп куя. Сүз дә юк, исем алганчы бер тапкыр булса да сольный концерт куеп карарга кирәк.

– Бервакыт син, үкенечем бар, өй сала алмадым, дигәнсең. Бу авыл белән нык бәйләнеш булу аркасында шулай килеп чыкмады микән?

– Ул вакытта минем эшләгән акча белән йорт салып була иде. Ә хәзер минем финанс ягыннан мөмкинлегем юк. Хәзер бит бер бүлмәле фатир да күпме тора. Юк, ул үкенеч түгел. Яшь бара инде, 59 яшь тула. Илләребез тынычлансын иде. Минем башка теләгем юк. Яшәр өчен фатирыбыз бар, Аллага шөкер.

– Синең өчен авыл – нәрсә ул?

– Авыл минем өчен бик кадерле. Мин аның бүгенге халәтенә әрним. Инвестор кергәннән соң анда инде өч ел чәчү чәчмиләр. Урта Пошалым – минем туган авылым. Бу җәйдә авылдашлар күперне ремонтладылар, аннары басма салдылар. Бу эшне Булат хәзрәт җитәкчелегендә башкардылар. Менә шунда катнашучыларны концертка да чакырдым. Авыл яши, мәчете эшләп тора. Бездә муллалар бик әйбәт, уңган ир-атлар. Андый кешеләр булганда, авылга кайтасы килеп тора.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре