Газетага язылу

Розалия Нургалиева: «Күп нәрсәләргә күзебез бүген ачыла»

Cоңгы тапкыр Казанда рәссамнарның нинди күргәзмәсен карадыгыз? Вакыт юк, дип сәбәп эзлисезме? Ә бит башкаладагы «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ел дәвамында берсеннән-берсе кызыклырак күргәзмәләр оештырыла.

Розалия Нургалиева: «Күп нәрсәләргә күзебез бүген ачыла»
Фотолар: шәхси архивтан

Гаҗәеп бай мирас белән танышу, гаилә, дуслар бергәләп рухи азык алу өчен менә дигән бер форсат. Анда үзебезнең күренекле рәссамнар иҗатын да, читтән китерелгәннәрен дә карап кайтырга мөмкин. Алар хакында без Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музее директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Нургалиева белән сөйләштек.

– Сүзебезне бик матур тарихи бинада урнашкан сынлы сәнгать музееннан башлыйк әле. Бүген ул ничек яши?

– Беренчедән, сынлы сәнгать музее яңартылды, ишегалды да матурланды. Күптән түгел бездә Татарстан Рәисе булып китте. Биредә ул Рус җәмгыяте белән очрашу уздырды. Чара алдыннан Рөстәм Нургалиевич музей белән танышып чыкты. Борынгы рус сәнгате әсәрләрен, XV–XVI гасырларга караган картиналарны күреп, безнең фондта шундый бай хәзинә булуга сөенүен яшермәде. Мондагы коллекция яхшы хәлдә саклана. Техник җиһазлар, утлар яңартылды. Безнең реставрация ясаучыларыбыз да республикада иң яхшылары. Музейда сыйфатлы ремонт эшләре башкарылган, экспозицияләрне югары дәрәҗәдә сакларга мөмкинлекләр тудырылган өчен Татарстан Рәисенә рәхмәтлебез. Тагын бер шатлыклы хәбәребез бар: без Россия грантына ия булдык. Аның күләме – 15 миллион сум. Моңа республика да 5 миллион сум өстәячәк. Әлеге финанслар «Хәзинә» галереясындагы балалар үзәгендәге мәйданны заманча җиһазлауга тотылачак. Чөнки безгә балалар да бик күп килә.

– «Хәзинә» милли сәнгать галереясында соңгы вакытта нинди проектлар тормышка ашырылды?

– Без ел дәвамында йөзгә якын күргәзмә оештырабыз. Һәрберсе аерым игътибарга лаек. Шуларның берсе, балалар, яшь буын өчен дә кызыклы һәм әһәмиятле булганы – Бөек Ватан сугышына багышланган «Ташка уеп ясалган язмышлар» исемле күргәзмә. Ул галереяга килүчеләр арасында зур кызыксыну уятты. Анда Татарстан халкының сугыш чорындагы, аннан соңгы еллардагы язмышы хакында үзебезнең рәссамнарның хезмәтләре урын алды. Фронттан килгән хатларны да җыйдык, аларны укыдык. Безнең фондта Бөек Ватан сугышы елларында балалар ясаган рәсемнәр дә саклана. Аларны да урнаштырдык. Рәссам Васыйл Маликовның агач сыннары, сугышны үз күзләре белән күргән Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Виктор Куделькин кебек күренекле рәссамнарның картиналары тәкъдим ителде. Бу сугыш чорына багышланган иң яхшы күргәзмәләрнең берсе булды. Тагын бер проект танылган рәссам, сынчы Бакый Урманчега бәйле. Безгә биш ел элек аның улы Айдар Урманче, фәнни тикшеренүләр уздыру өчен, әтисенең бик зур архивын тапшырды. Галим Зөфәр Мөхәммәтшин Бакый аганың гарәп телендәге язмаларын татарчага тәрҗемә итәргә булышты. Анда аның шигырьләре дә, үзенең туган йорты турында тәфсилләп язган язмасы да бар, бик кызыклы. Без Бакый Урманченың алдагы юбилеена әлеге архивка нигезләнеп, рәссамга бәйле моңарчы күтәрелмәгән темаларны да яктыртырга планлаштырабыз. Шулай ук кызыклы күргәзмәләрнең берсе – «Тасма» фотоклубына багышланган проект. Анда танылган рәссам, фотограф Борис Давыдов хезмәтләре белән танышырга, аны яңадан ачарга мөмкин. Ул хатын-кыз гүзәллеген күрә белүче бик сирәк фотографларның берсе иде. Бездә аның күп кенә хезмәтләре саклана. Ачылышына «Тасма»га бәйле кешеләрне дә чакырдык. Аларның берсе – шулай ук танылган фотограф Рифхәт Якупов та килде. Хәзер безнең бурычыбыз – әлеге фотоклубка караган материалларны җыю. Алар арасында тарихка кереп калган, кешеләр язмышына кагылышлы бик күп сурәтләр бар.

– Галереяда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә аерым урын алып тора. Бу кадәр бай экспозицияне ничек тупладыгыз?

– Бөек Тукаебызның 140 еллыгына бер мең квадрат метр мәйданны биләп торган бик үзенчәлекле күргәзмә оештырдык. Тукайны беләбез кебек. Ләкин күргәзмәгә килүчеләр үзләре өчен барыбер ниндидер яңалык ачып китә. Усман Абдулловның «Кечкенә Тукай Печән базарында» картинасы гына да ни тора. Безнең күп нәрсәләргә күзебез бүген ачыла. Бу картинада да Печән базарындагы халык арасында татар язучыларын, артистларын күрерсез. Режиссер Марсель Сәлимҗановны да, рәссам Фәридә Хасьянованы да чалымлап була. 30 ел элек аларның йөзләренә игътибар да итмәдек. Ә бүген таныш йөзләр күзгә чалына, аларны танып алабыз. Фондта Габдулла Тукайга багышланган бик күп хезмәтләр саклана. Рәссамнар аларны безнең фондка бүләк итә. Алар арасында Кадим Заметов, Рөстәм Килдебәков, Фәйзрахман Әминов, Шамил Шәйдуллин хезмәтләре дә бар. Күргәзмәдә бер залдан икенчесенә күчеп, шагыйрь язмышындагы бик күп детальләр белән танышырга, Тукайны сәнгать аша яңача ачарга, аны тоярга мөмкин.

Абдуллов У.Н. Кечкенә Тукай Печән базарында. 1997 ел

– Мондый күргәзмәләрне оештырганда кадрлар мәсьәләсе дә бик мөһим. Музей хезмәткәрләренә кытлык бармы? Яшьләрне ничек җәлеп итәсез?

– Музейда үз эшенә гашыйк кешеләр генә эшли ала һәм без үз эшебезне яратабыз. Бездәге хезмәткәрләрнең 80 проценты татарча да белә, бу бик мөһим. Инглиз, төрек телләрендә дә аралашалар. «Хәзинә»дә коллектив яшь. Студент вакытта практикага килеп йөрүче яшьләр арасыннан сәләтлеләрен без һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз, үзебезгә эшкә алабыз. Соңгы вакытта гына мәдәният институтын тәмамлаган дүрт белгеч килде.

– Казанда читтән китерелгән күргәзмәләр дә шактый тәкъдим ителә. Алар арасыннан кайберләре хакында сөйләп китегез әле.

– Татарстанга китерелгән һәр күргәзмә үзенчәлекле. Шуларның берсе – Казахстанның танылган рәссамы Байтухан Баймет күргәзмәсе. Ул Казанда узган биеннале проектында да катнашкан иде. Аның 8 метрлы гаҗәеп күләмле картиналары бар. Ул үз хезмәтләрен казах милләте, төрки халыклар тарихына бәйләп сурәтли. Аның техникасы үзенчәлекле. Рәссам сурәтләрне башта линолеумда кисә, аннары тукымага күчерә. Ләкин Баймет үз эшенең серләрен башкаларга ачмый. Күргәзмә зур уңыш белән үтте. Башкортстан рәссамы Илдар Кожаев күргәзмәсе дә искиткеч иде һәм ул истә калды. Мин аны халыкара дәрәҗәдәге рәссам дияр идем. Ул табигатьнең бөтен нечкәлеген тоеп иҗат итә. Бездә матур бер традиция бар: Казанда узган барлык күргәзмәләрне дә Әлмәткә җибәрәбез. Бер яңалыгыбыз белән дә уртаклашасым килә. Казанда гаҗәеп үзенчәлекле, танылган рәссамнарның берсе Архип Куинджи күргәзмәсен уздыру күптәнге хыял иде. Безнең фондта аның шәкертләренең дә хезмәтләре саклана. Рус музееннан мондый мөмкинлек булачагы хакында хәбәр килде. Күргәзмә сынлы сәнгать музеенда узачак.

– Ә халыкара дәрәҗәдәге күргәзмәләрдән Татарстан фондына кайбер хезмәтләрне алып калу мөмкинлеге бармы?

– Әлбәттә, бар. Шул ук биеннале проектыннан соң да иң яхшы 100 хезмәт бездә калдырылды. Һәр күргәзмәдән соң сынлы сәнгать музее фонды баетыла, тулылана. Һәм бу – безнең өчен зур мәртәбә. Бездә Индонезия рәссамнары коллекциясе белән дә танышырга мөмкин. Музейга аны гомер буе Индонезиядә эшләгән дипломат бүләк итте.

– Татарстанда сынлы сәнгатьнең бүгенгесенә бәя бирү өчен, хәзерге вакытта иҗат итүче рәссамнарның күргәзмәләрен күрергә кирәк. Быел кемнәр белән таныша алабыз?

– Бүгенге заман рәссамнарының күргәзмәләрен әледән-әле оештырып торабыз. Алга таба сынлы сәнгать училищесында педагог буларак та эшләүче рәссам Айрат Хәмидуллин күргәзмәсе планлаштырыла. Шулай ук Чаллыда яшәп иҗат итүче рәссам Хәмит Латыйпов хезмәтләрен дә күреп булачак. Ул – бик кызыклы шәхес. Агачтан уеп ясау белән дә шөгыльләнә, шигырьләр дә яза, китаплар чыгара, күпкырлы рәссам. Илдус Мортазин, Мөдәррис Минһаҗев күргәзмәләрен дә тәкъдим итәчәкбез.

– Шундый бай хәзинәне, матур күргәзмәләрне күбрәк кешегә күрсәтәсе килә. Гади халык кызыксынамы, аларны җәлеп итү юлларын эзлисезме?

– Кайчан нинди күргәзмә булачагын белеп, даими йөрүчеләр дә бар. Безнең балалар үзәгенә әти-әниләре белән килүчеләр дә шактый. Республикабызда яшәүче балалар һәм үсмерләргә күргәзмәләргә, лекцияләргә керү бушлай. «Пушкин картасы» да кирәкми. Кызганыч, мондый мөмкинлек хакында белмәүчеләр дә бар. Халык күбрәк социаль проектлар белән кызыксына. Бездә авыр хәлдә калган кешеләр язмышы турында хәйрия күргәзмәсе оештырылды. Махсус хәрби операциягә багышлап, волонтерлар белән эшләнгән проектыбыз да бар. Шулай ук Тукаебызга багышланган күргәзмәне дә без социаль проект дип карый алабыз. Мондый күргәзмәләр кеше күңеленә якынрак, бәлки кемнеңдер шәхси яраларына да кагыладыр. Шуңа тартылалар да. Без яшь буынны җәлеп итәргә тырышабыз. Авыр хәлдә калган, ата-ана назы җитмәгән балалар белән дә эшлибез. Музейда йөреп чыкканнан соң, балаларның күзләре яна башлый. Без аларга үз хисләре турында әти-әниләренә хат язарга кушабыз. Ул хатларны үзебез дә елый-елый укыйбыз. Менә шундый проектлар киләчәктә бу балаларны үзгәртәчәк, дип уйлыйм.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре