Газетага язылу

«Ru» химик элементын ачкан Казан галименең тууына 220 ел

11 гыйнварда Россия химигы, ботаник, рутений химик элементын ачучы Карл Карлович Клауснын тууына 220 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан дәүләт архивында https://arhiv.tatarstan.ru/ сакланучы документларга нигезләнеп, аның турында кызыклы фактлар белән таныштырып үтәбез.

«Ru» химик элементын ачкан Казан галименең тууына 220 ел

-Карл Клаус  хәзерге Эстониянең Тарту шәһәрендә рәссам гаиләсендә туа.

-Бик яшьләй ятим калып, даруханәгә эшкә керә һәм нәкъ менә шунда химия белән кызыксына башлый.

-1827 елда Клаус читтән торып имтиханнар тапшыра һәм провизор дәрәҗәсен ала.

Профессор Карл Клаусның Казан Император университетындагы хезмәт кенәгәсенең беренче бите. Татарстан дәүләт архивы документы. Ф.№977, оп.№619, Д.53.

-Аның фәнни карьерасы исәи Казанда,  даруханә мөдире вазыйфасына  килгәч башлана. 1838 елда ул химия һәм ботаника фәннәреннән диссертация яза һәм Казан университетында эшкә билгеләнә.

-Галим Казанда эшкәртелмәгән платина рудасын химик анализлау эше белән ныклап шөгыльләнә башлый һәм үзенчәлекле химик операцияләр ярдәмендә яңа химик элементны ача.

-Клаус бу яңа элементны “Рутений” дип атый. Латин телендә Ruthenia “Рус, Россия” дигән мәгьнәгә туры килә.

-Аның ачышы Россиядә дөнья дәрәҗәсендә тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеген исбатлый. “Рутений” шулай итеп периодик таблицада «рус» элементына әверелә.

Клаусның ачышы – периодик системаның 44 номерлы Ru элементы –бу талантлы, тырыш һәм фәнгә тугры Россия галименең мәңгелек истәлеге булып тора.

Профессор Карл Клаусның Казан Император университетындагы хезмәт кенәгәсенең эчке бите. Татарстан дәүләт архивы документы. Ф.№977, оп.№619, Д.53.

 

Райнур Шакиров, 

Татарстан Дәүләт архивы публикацияләр секторы җитәкчесе

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре