МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Без әле кая барабыз?
Куй телефоныңны! Балага бу сүзләрне көненә ничә тапкыр әйткәнегезне санап караганыгыз бармы? Әллә инде әйтеп туйдыгызмы? Бөтен кешедә шул хәл, дип кул селтәргә ашыкмагыз.
-
МӨҺИМ
Татарстан студентлары ял итми: 15 меңләп яшьләр эшкә урнаштырылачак
Мисырда атом электростанциясе төзиләр, Камчаткада балык тоталар, «Алабуга» икътисадый зонасында тәҗрибә туплыйлар. Алар теләсә кайсы эшкә курыкмыйча алына һәм сынатмый. 2026 елда Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары системасы аша барлыгы 15 меңләп кеше эшкә урнаштырылачак.
-
МӨҺИМ
Казан Сабан туе өч мәйданчыкта узачак
Татарстан башкаласында Сабан туен бәйрәм итү 20 июньдә бер үк вакытта өч мәйданчыкта – Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле янындагы урман паркында булачак.
-
МӨҺИМ
Басу юлы: Татарстан игенчеләре чәчү эшләрен төгәлләп, терлек азыгы әзерләүгә кереште
Берсе беткәч, икенчесе башлана. Татарстан игенчеләре чәчү эшләрен тулысынча төгәлләп, тулы көчкә терлек азыгы әзерләүгә кереште. Хөкүмәт Йортында узган брифингта җир астына күпме бөртек салынганы һәм күпме печән чабыласы, ягулык запасы кирәклеге турында сөйләделәр. Сүз күбрәк кыр эшләре хакында барды, әмма сөт бәяләренә дә борчылырга туры килде.
-
МӨҺИМ
Белеме белән меңне екканнар: «ВТ» журналисты 100 балл туплаган укучыларның хәлен белеште
Татарстанда беренче сынаулар – рус әдәбияты, тарих һәм химиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Без 100 балл туплаган укучылар, аларның укытучыларының хәлен белештек.
-
МӨҺИМ
Кайтыгыз, яшьләр! Татарстанда авыл хуҗалыгы белгечләре нинди ташламаларга ия?
Авыл хуҗалыгына ветеринарлар, агрономнар, инженерлар һәм зоотехниклар җитми. Татарстанда әлеге күренеш бер дә үзгәрми. Уку йортларын тәмамлаган егет һәм кызлар киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләмиме? Әллә сәбәп башкадамы?
-
МӨҺИМ
Яшь узганчы... Яңа буынга яңа тормышта ни җитми?
Күп вакытларын интернетта үткәрәләр, гаилә корырга ашыкмыйлар, бала тапмыйлар. Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәзерге буынның «авырткан җир»ләренә төртеп күрсәтте.
-
МӨҺИМ
Сайлый белергә кирәк: быел вузларга керү өмете ничегрәк?
Балларыңа карап каршы алалар. Егет-кызларның имтиханнары тәмамланып килә, аларга чираттагы сынауны узасы. Үзләреннән бигрәк, әти-әниләре борчыла. Теләгән урынга укырга кереп булырмы? Түләүлегә калса, нишләргә? Шул сорауларга җавап эзләдек.
-
МӨҺИМ
Рәхмәт, остаз! Куркуларны һәм шикләрне җиңәргә ярдәм итә торган кешене ничек табарга?
Укытучы, педагог, остаз. Бу сүзләр тормышта үз юлын эзләүче яшьләр өчен әһәмиятен беркайчан да югалтмый. Мәгълүмат һәм мөмкинлекләр белән тулы заманда балалар һәм үсмерләр өчен яхшы остаз табу мәсьәләсе бигрәк тә катлаулана. Ә тормыш юлында куркуларны һәм шикләрне җиңәргә ярдәм итә торган кеше бик кирәк.
-
МӨҺИМ
Идел буе закон чыгаручылары фикер алыштылар
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 80нче юбилей утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Алименттан качып йөрүче 12 меңнән артык кешегә читкә чыгу хокукы чикләнгән
Алимент түләми, рәсми рәвештә эшләми, керемнәре тотрыксыз, тормышында киләчәккә өмет юк, әҗәтләре хисапсыз, балаларын кайгыртмый, суд приставларыннан качып йөри торган 35–45 яшьлек ир.
-
МӨҺИМ
Бергәләп ял итәбезме? «Күрше» фестиваленең җәйге чоры җиңүчеләре ачыкланды
Казанда – «Күрше моңнары», Буада – «Дуслык күпере», Аксубайда – «Киң күңеллеләр мәйданчыгы». Татарстанда «Күрше» фестиваленең җәйге чоры җиңүчеләре ачыкланды. Халык арасында үткәрелә торган тавыш бирү исә бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бергәләп ял итәбезме, күршеләр?
-
МӨҺИМ
Биргәндә – алырга: әти-әниләрдән яңа төр гаилә түләве алу өчен гаризалар кабул итәләр
Гариза яздыгызмы? Россия Социаль фонды әти-әниләрдән яңа төр гаилә түләве алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Дәүләт ярдәменә ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, керемнәре һәм милекләре тиешле таләпләргә туры килгән гаиләләр өмет итә ала.
-
МӨҺИМ
Уртачасы зур, медианы кечкенә: хезмәт хакының 200 меңгә җитүе хәлне җиңеләйтерме?
-
МӨҺИМ
Ярты елда баш мие эшчәнлеге 20 процентка кими: Дәүләт Советында әти-әниләрне кисәттеләр
Белгечләр санап чыгарган: яшь буын атнаның бер көнен тулысынча интернетка багышлый. Татарстан Дәүләт Советында мәгънәсез видео карап, сәер уен уйнап үскән балаларның киләчәге турында сөйләштеләр. Узган ел күпме акча эшләп, аны ничек сарыф итүебез турында хисап тоттылар. Республика парламентының егерме беренче утырышында хокук бозулар һәм беткән авыллар турында да сүз булды.