Телефонга вакыт юк
Соңгы вакытта гел бер үк сүзләрне ишетә башлаган идек инде: «шәһәр баласы әби-бабайга кунакка кайтуны онытып бара», «хәзер авылда да әбиләр оныклары белән русча сукалый», «авыл баласы урамда татарча сөйләшми». «Ура, авылга!» проекты бу күренешне әкренләп үзгәртә башлады.
– Бездә сменаларның беренче тапкыр гына узуы әле, – ди «Алдынгылар хәрәкәте»нең Спас районы бүлеге кураторы Ольга Карпенчикова. – Башта, аны ничек оештырырбыз, дип борчылган идек. Җиңел булмады, әмма тәртибенә төшендек. Иске Рәҗәп, Ямбакты авылларында сменалар – татарча, Иж-Борискино авылында чуаш телендә узды. Бик кирәкле проект бу. Әлеге сменаларга йөрүчеләр татар, чуаш мәдәниятенә чумды. Туган телләрен өйрәнергә тырышты. Бергәләп үз нәселләренең шәҗәрәләрен төзеде, милли ризыклар пешерергә, уеннарын уйнарга өйрәнде. Монда бит гореф-гадәтләрдән тыш, авыл тарихы белән дә танышалар. Урамда очраган өлкәннәр үткәннәр турында сөйли, киңәшләрен бирә, авылга сукмакны онытмаска куша. Әти-әниләрдән бары яхшы фикерләр ишеттек. Икенче елга да әлеге проектта катнашасыбыз килә.
Зәй районында сменалар Александровская Слобода, Кадыр авылларында узган, тагын берсен Сәвәләй авылында көтәләр.
– Һәр авылның – үз программасы. Сменаларны андагы үзенчәлекне истә тотып оештырдык. Авылда яшәүче, шулай ук җәен әби-бабасына кунакка кайтучы балалар да катнашты. Милли хәзинәләрне саклау буенча төрле мастер-класслар үткәрдек. Ачык һавада кино карадылар. Фермага терлекләр карарга, су буена балык тотарга бардык, походлар да оештырдык, – ди районның «Алдынгылар хәрәкәте» рәисе Наталья Алчина. – Балаларда татарча өйрәнү теләге бар. Көн ахырында нинди сүзләр өйрәнүен сораштык. Ял мавыктыргыч булды, балаларның хәтта телефоннарын кулга алырга да вакытлары булмады.
Кызыктыру
Арча районының мондый сменаларны үткәрү тәҗрибәсе зуррак. «Алдынгылар хәрәкәте»нең район бүлеге җитәкчесе Лия Ильина әйтүенчә, ул инде быел тугызынчы авылда уза. Шулай итеп, авыллар тормышы белән кызыксыну да арта.
– Яңа Кырлайдагы сменада катнашырга 110 гариза килде. Ә урыннар чикле: алтмыш кына. Шулай да, 70 баланы чакырдык, – ди ул. – Кызлар күннән милли бизәкләр, кул эшләнмәләре ясап карады, коймак пешерде, табын әзерләде. Малайлар көрәш серләренә төшенде. Ат җигеп, милли киемнәр киеп, Сабан туена бүләкләр җыйдык. Кичен әти-әниләрне дә бәйрәмгә чакырдык. Биш көндә генә татарча өйрәнеп булмый, билгеле. Әмма алар көндәлек тормышта иң кирәкле сүзләрне өйрәнә. Әйдаманнар балалар белән татарча гына сөйләшә. Аңламаганнарга тәрҗемә итә.
Без шалтыратканда, Лияның Үрнәк авылында уза торган сменада балалар белән мәш килгән чагы иде.
– Менә әле «Сурнар» урман хуҗалыгында булдык. Каен себеркесе бәйләдек, май канаты ясадык. Балалар авылның тәмен, җанын тоярга өйрәнә. Бер тапкыр сыер күрмәгән балалар да очрый. Без аларны шәхси фермер хуҗалыкларына да алып барабыз, – ди ул.
Анда ял итүче балалар белән дә аралаштык. Әнә әбисенә кунакка кайткан Зилә Миңнемуллина яңа өйрәнгән сүзләрен саный: күбәләк, үлән, җәй, капка... Авырлык белән булса да, өйрәнгәннәрен искә төшерде. Аның каравы туган телен яхшырак белү теләге бар. Алия Гобәйдуллина исә «май канаты» дигән сүзне монда беренче тапкыр ишеткән. Аңа бигрәк тә «Ал кирәк, гөл кирәк» уены ошаган. Алмаз Җамалиев Казаннан Ильмира апасына җәйге каникулга ял итәргә кайткан. 10 яшьлек малайның күңелендә милли көрәшкә карата кызыксыну уянган. Кулына билбау да тотып карарга җай чыккан.
Бүген – ун сүз, иртәгә...
Балтач районының Смәел, Бөрбаш авылларында – татар, Урта Көшәкәттә удмурт сменалары узган. Балалар арасында илнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән кайтучылар да булган.
– Бөрбаш авылының бөтен матурлыгын күрсәттек. Барлык чишмәләрне урап кайттылар. Клуб, музейларга йөрделәр. Соңыннан өч авыл яшьләрен җыеп, бәйрәм үткәрдек, – дип сөйли «Алдынгылар хәрәкәте»нең район бүлеге җитәкчесе Әлфия Такиева.
Әти-әни өйрәтә алмаганны, биш көнлек сменалар гына татарчага өйрәтә аламы соң? Бу сорауны аңа да бирдек.
– Әти-әниләр балаларын лагерьларга, телне өйрәнсен, дип кайтара. Әйтик, бүген ун сүз өйрәтсәк, иртәгә аралашу өчен сүзләр тагын да күбәя. Көндәлек тормыш өчен кирәклесен аңлатырга тырышабыз. Аларны махсус көндәлеккә язып баралар. Өйгә кайткач, әти-әниләре белән бергәләп кабатлый алачак. Шәһәр баласы әбисенә «Привет, бабушка!» дигәнче, «Нихәл, әби?» дисә дә, өлкәннәрнең күңеле булачак бит, – диде Әлфия ханым.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез