Моңа кадәр Габделфәт Сафинның концерт директоры, «Акчарлак» газетасының гамәлгә куючысы һәм нәшер итүчесе булган Рузилә Сафина ни өчен сәхнәгә чыккан? Ул нинди уйлар белән яши? Тынгысыз ханым белән серләштек.
– Рузилә, ничә еллар буе үрнәк хатын булып, сәхнә артында гына Габделфәтнең концертларын оештырып йөрдең-йөрдең дә бер көнне тәртәгә типтең. Җырлар иҗат итеп, сәхнәгә чыгуыңны Габделфәт Сафин ничек кабул итте?
– Тәртәгә типтем дип уйлыйсыңмы? Син үзең кагылмаган бер өлкәгә кереп китәсең икән, бу синең нәрсәдәндер канәгать булмавың, нидер җитмәү хакында сөйли. 50 яшь тулганда мин бер конкурста катнашкан идем. Андагы таләпләр буенча син я җыр, я шигырь тәкъдим итәргә тиеш. Икесе дә булса, тагын да яхшы. Мин менә аларның икесен дә үтәдем. Миңа үземнең шигырь сөйләвем дә, җырлавым да ошады. Тавышым бар икән бит, дип уйладым. Һәм әкренләп студиягә кереп, шигырьләр яздыра башладым. Башта Габделфәт минем язмаларны, бик теләсәм дә, тыңламады. Шуннан видео белән эшләп, мин аны «Мәйдан» каналына бирдем. Ул вакытта видео белән шигырь сөйләүчеләр юк иде әле. Видеоларым кеше күңеленә хуш килде, бу хакта әйтә башладылар. Шуннан соң гына Габделфәт тә игътибар итте. Мин бит – балачактан театрда, сәхнәдә уйнарга хыялланып үскән кеше. Ничә еллар буе сәхнә тоткан ирең дә синең бу эшеңне таныгач, әлбәттә, күңел күтәренкелеге барлыкка килә. Габделфәт мине ике-өч тапкыр концертында шигырь сөйләргә дә чыгармакчы булды, алып баручы буларак чыгарга тиеш идем. Беренчесендә Баулыга соңга калып килдек. Халык көтә иде инде. Шуңа микрофоннарның барысын да көйләп өлгермәдек. Син сәхнәдә үзеңнең сөйләгәнеңне, яисә җырлаганыңны ишетмәсәң, ул бик авыр. Мин дә, микрофон миңа көйләнмәгәч, нәрсә сөйләгәнемне үзем ишетмәдем. Бик әзерләнгән идем инде, күлмәкләр дә тектергән идем. Шуннан соң без Оренбург якларына киттек. Габделфәт миңа: «Башка чыкмыйсың», – диде. Икенчесендә дә шундыйрак хәл булды. Ут булмады һәм мин чыкмадым.
– Гел каршылыклар булып торган...
– Әйе, каршылыклар булды. Ә инде Габделфәт концертларын үзе генә эшли башлагач, мин үземне кирәк түгел кебек хис иттем. Залда гына концерт карап утыра алмыйм, миңа һаман да нидер эшләргә кирәк. Шуннан соң Марсель Мәхмүтов белән үз программамны төзедем. Белмим, мин аерым концертлар белән чыгып йөри алган булыр идемме, юкмы? Габделфәт: «Икебез ике якка чыгып китсәк, авыр булачак, әйдә, син минем концертка чык», – диде. Габделфәт ул бик таләпчән. Миңа да, башкаларга да үз фикерен әйтә. Башта: «Ачылып бетмисең», – диде. Мин иҗади ирек яратам, импровизациягә дә китәм. Ә Габделфәт ул төгәллек ярата. Хәзер инде мин дә башкачарак эшләргә тырышам.

– Җырлар да язасың бит. Мондый сәләтең электән бар идеме?
– 50 яшьтән соң гына яза башладым. Журналистыбыз Эльмира Флүн газетага бирергә шигырь җибәргән иде. Мин аны күрдем дә, шунда ук күңелгә көй килде. Телефонга көйләп яздырдым да Эльмирага җибәрдем. Ул: «Матур булган бит бу җыр», – диде. Аранжировкаларын да эшләттем. Беренче җырым шулай барлыкка килде. «Ак кәгазь» дигән җырның аранжировкасын Габделфәт ясатты. Ул бик матур килеп чыкты. Мин аның өчен Габделфәткә бик рәхмәтле. Шуннан соң ул минем иҗатымда да булыша башлады. Ләкин синең эшеңне күрсеннәр өчен, башта үзең тырышырга кирәк. Габделфәт минем «Мәскәү – Казан поезды» һәм «Гафу итәм» дигән ике җырымны үзе дә җырлады.
– Син үзеңне кем дип хис итәсең: Габделфәт хатынымы, әллә Рузилә Сафинамы? Кеше сине бүген ничек кабул итә?
– Әлбәттә, мин кайчандыр Габделфәт Сафин хатыны гына идем. Ләкин җырлар, шигырьләр белән чыга башлаганнан соң, мин – Рузилә Сафина да. Яңа гына Башкортстаннан, Дүртөйледән кайттык. Анда да танып, Рузилә Сафина диләр, димәк иҗатымны да таный башлаганнар. Мин бит яшьтән сәхнәне яраттым. Алабуга мәдәният институтында укыганда да режиссер мине гел баш рольләргә куя иде. Кайбер кеше сәхнәдән арый бит. Мин арымыйм, миңа рәхәт иде. Әнием дә яшьтән авылда иң матур биюче булган. Ул шул вакытларны искә алып гел сөйли иде. Ләкин мин аның нинди биюче булганын сөйләгәннәрдән генә беләм, күрмәдем бит. Минем иҗатка сәләтле булуымны балаларым күрергә тиеш, дип уйладым. Шуңа күрә үз иҗат юлымны булдырырга, кечкенәдән сакланган хыялымны инде яшь булмасам да тормышка ашырырга теләдем. Габделфәт төркемендә чыгу да миңа Рузилә Сафина булып танылырга булышты.
– Хәзер хатын-кызлар арасында үзеңне яратырга кирәк дигән теория бик популяр. Синең өчен үз-үзеңне ярату – нәрсә ул?
– Үз-үзеңне яратуны үз-үзеңне алдамау дип аңлыйм. Үземне яратам дип кенә, әгәр эчке халәтең аңа тиң булмый икән, көзге каршысына килеп басудан ни файда? Минем өчен беренче урында – күңел халәте. Мин аны пычратмаска тырышам. Иреңне, балаларыңны ярату да шуңа керә. Яшь вакытта төрле вакытлар булырга мөмкин. Ләкин тигезлекне саклау кирәк. Гомер иткәннән соң, балаларны башлы-күзле иткән вакытта әтиле, тигез тормышның нәрсә икәнен күбрәк аңлыйсың. Ә аның өчен күпме юл үтәсе бар. Тигез картлыкка килеп җитү ул – бик зур хезмәт.
– Ә сезнең гаилә ныклыгын саклап калучы кем?
– Габделфәт миңа, тиз үпкәлисең, ди. Бер дустым: «Мин бер дә үпкәләмим, кычкырам, акырам да, шуның белән бетә», – дигән иде. Эчтә булган бар ачуын кычкырып әйтеп бетергәч, нигә үпкәләсен инде. Ләкин мин алай булдыра алмыйм. Мин әйтәсе килгән сүземне вакыты җиткәч, аның кәефе бар чагында җиткерәм. Ул бит аны шул вакытта күбрәк аңлый. Үпкәләгән килеш син бит бөтенләй башка кирәкмәгән сүзләр дә әйтеп ташларга мөмкин. Соңрак сүзеңне уйлап җиткерәсең. Шуңа күрә гаиләне саклаучы – без икебез дә.
– Сез шоу-бизнеста да ничектер читтәрәк, аерым бер дәүләт кебек. Бу – кемнең позициясе?
– Габделфәтнеке. Бу аның күңел халәтенә бәйледер. Тамашачы аңа: «Җырларың мәгънәле», – ди. Концертларыннан соң да шундый мактау сүзләре килә. Ул бит җырны да бик зур таләпчәнлек белән сайлый. Озак эшли. Ул шуңа да үз дәрәҗәсен, үз урынын саклап калгандыр. Без икебез ике төрле. Миңа тиз кирәк. Ә Габделфәт җентекләп эшләргә ярата.
– Газета чыгару кем идеясе иде?
– Башта бу идея Габделфәттән чыкты. Аңа композитор Марсель Иванов тәкъдим иткән. Бу – Габделфәтнең сәхнәгә чыгып, исемен генә булдырып йөргән чаклары, туксан икенче еллар. Ул вакытта газетаның нәрсә икәнен әле аңлап та бетерми идек. Аннары инде бу хакта икебез дә уйлап йөргәнбез икән. 2001 елда уртак фикергә килеп чыгара башладык.
– Газетаның 25 ел буе популяр булу сәбәбе нидә?
– Җаныңны, күңелеңне биреп эшләүдәдер. Шунсыз син халыкка барып җитә алмыйсың. Төп максат – халыкка начар язмалар чыгармау. Газета укучыларга хәзер уйланырлык фикер кирәк.
– Чирек гасыр күңел салып эшләгән хезмәтегезне дәвам иттерүче булырмы?
– Бүген газета чыгару бизнес түгел, ул – хәйриячелек, мәгърифәтчелек. Әйе, башлаган вакытта чыгымнар аз иде, язылучылар да күбрәк иде. Хәзер замана башка, чыгымнар артты. Бу бит – шәхси газета. Әлегә без аны чыгарабыз, ә менә балалар алга таба да дәвам иттерергә атлыгып тормый. Аның җаваплылыгы да, башкарылган эш тә үлчәүгә салып исәпли торган түгел. Бу – бик авыр хезмәт.
– Балаларыгыз бүген иҗатка якынмы?
– Кызыбыз Әдилә – иҗади кеше. Ул универсиадага «Мавыктыргыч Татарстан» дигән китап эшләп чыгарды. Берүзе өч елга якын җыйды ул аны. Әдиләнең сәхнәгә чыгып, бер җыр җырлаганын һаман да хәтерлиләр әле. Ул хәзер Мәскәүдә Бондарчукта укый, быел тәмамлый. Инде ике фильм төшерде. Соңгысы – исем кушу йоласы турында документаль фильм. «Акчарлак» газетасындагы проектларда да булыша. Улыбыз Зөлфәт үз бизнесы белән шөгыльләнә. Алар икесе дә бүген сәхнәгә чыгып җырлый ала. Тавышлары да бар. Тик сәхнәне сайларга теләмәделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез