Газетага язылу

Сабантуй мәйданнарына җәмәгать транспортында барырга тәкъдим ителә

20 июньдә Казанда өч мәйданчыкта Сабантуй гөрләячәк. Бәйрәм урыннарына барып җитү уңайлы булсын өчен махсус транспорт, бушлай шаттллар һәм электричкалар йөриячәк. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов сөйләде.

Тынычлык бистәсенә кадәр шәһәрлеләр махсус автобус маршрутлары белән дүрт урыннан: «Җиңү Проспекты» метро станциясе, «10 микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы», «Глазунов ур.» (Теплоконтроль) тукталышларыннан утырып китә алачак. Автобуслар иртәнге 8дән бәйрәм тәмамланганчыга кадәр йөриячәк.

 

– Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак Сабантуйга барып җитүнең иң тиз юлы – Казан-1 станциясеннән электричкага утыру. Юлга нибары 11 минут вакыт сарыф ителәчәк, – диде Абзалов.

 

Ә Аккош күлендәге мәйданчыкка кадәр бушлай шаттллар йөриячәк. Алар «Ремплер торак массивы» тукталышыннан китәчәк. Үз чиратында, тукталышка кадәр 36, 72, 46 номерлы автобусларда барырга була. Шулай ук бәйрәмгә Казан-2 станциясеннән электричкалар йөри. Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка казанлыларга Компрессорлар заводыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан бушлай автобусларда барырга тәкъдим ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре