Газетага язылу

Сәбтә кризисы

Үткән атна зур вакыйгалар белән төгәлләнде. Фарсы култыгындагы конфликт бөтен Якын Көнчыгышка җәелү белән яный. Бердән, Тәһран төбәктәге Америка хәрби базаларын ярыйсы гына дөмбәсләде. Америкалылар, хәрби арсеналлары саегу сәбәпле, сугышны паузага куярга теләгәннәр иде. Иран аларның тактикасын кире какты: ракета һәм дрон яңгырларын туктатмады. Трамп вазгыятьнең андый борылыш алуыннан ярсып, ял көннәрендә фарсыларны җир белән тигезләү, гражданлык инфраструктурасына һәм атом объектларына гадәттән тыш көчле һөҗүмнәр белән янады. Тәһран Якын Көнчыгыштагы гарәп дәүләтләрен «таш гасыр»га кайтарырга вәгъдә итте. Дөньядагы иң зур нефть һәм газ ятмалары, фарсыларның баллистик ракеталары төшеп, ут һәм ялкын эчендә калачак иде. Иран игълан иткән исемлектә Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Бәһрәйн, Катар кебек илләрнең глобаль әһәмияткә ия углеводород чыганаклары һәм Израильнең «Левиафан» һәм «Тамар» дип аталган зур газ проектлары бар. Аңлашыла инде: төбәк илләре Трампка ял көннәре һөҗүменнән тыелуны сорап мөрәҗәгать итте. Вашингтонның үзендә дә вакыйгаларның үсеш перспективасыннан курку көчле. Шуңа күрә Ак йорт хуҗасы ниятеннән кире кайту турында игълан итәргә ашыкты, «Иран ялынып сорады» дигән сылтау да уйлап тапты.

 

Оман белән Иран арасында ике яклы сөйләшүләрдә Һүрмүз бугазын файдалану турында килешүгә ирешелде, дигән хәбәр бар. Фарсылар, бу килешүгә өченче илнең катнашы юк, дип белдерә, бугазга АКШ контроле кире кагыла. Һүрмүз аша һавадан һәм диңгездән америкалылар сагы астында үтәргә теләгән танкерлар һәм кораблар, чынлап та, һөҗүмгә дучар ителә.

 

Трампның Иранга масштаблы һөҗүмнән баш тартуы Израильдә зур канәгатьсезлек тудыра. Сиончылар кризисның киңрәк җәелүен һәм мөселман илләре арасында үзара бәрелешкә әйләнүен тели. 29 июльдә Мисырның Думьят портында торган сыекландырылган табигый газ ташый торган ике суднога пилотсыз очкыч һөҗүм итте. Аналитиклар беравыздан диярлек моны Израиль провокациясе дип бәяли.

 

Израильгә каршы кискен чыгыш ясаган Испаниянең 18,5 квадрат километр гына булган Суета (гарәпчә – Сәбтә) төбәгендә гадәттән тыш хәл булды: 80 меңләп кеше яшәгән мәйданга Мароккодан 60 меңгә якын кеше үтеп керде. Бу гомумевропа кризисына китерә язды. Мигрантларга каршы сугышка испаннар һәм французлар авиация һәм коры җир гаскәрләре ташларга мәҗбүр булды. Газета хәбәрчесе төбәкнең гарәпчә исемен тиктомалдан гына кулланмады, чөнки Суета Марокко эчендә урнашкан һәм мароколлылар аны үз җирләре дип саный. Сәбтә кризисын Израиль оештырды. Моңа берәү дә шикләнми.

                                     

                                       

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре