Шәһәр хастаханәсендә куркыныч инфекция таралу турында хәбәрне кире кактылар

Марат Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева перинаталь үзәктә куркыныч инфекция таралу турындагы хәбәрне кире какты.

Бүген иртән интернет басмаларның берсендә биредәге перинаталь үзәктә эшләүчеләрнең стафилококк инфекциясе йоктыруы турында хәбәр таралган иде.

"Хәзерге вакытта перинаталь үзәктә эпидемиологик вәзгыять тотрыклы. Хәзерге вакытта биредә 186 хатын-кыз һәм яңа туган 120 сабый исәпләнә. Йөкле хатын-кызлар, яңа бала тапканнар һәм яңа туган сабыйлар арасында чир йоктыру очраклары юк. Перинаталь үзәктә эшләүчеләрнең стафилоккок инфекциясе йоктыруы турындагы хәбәр дә дөреслеккә туры килми", - ди Наталья Шәйхразиева.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре