Табиблар яшерми: сәламәтлек сагында торучыларның бәйрәм яллары җиткәнче үк урак өсте башлана. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренә караганда, шул ук хәмер эчеп агуланучылар саны декабрь уртасыннан ук икеләтә арта башлый. Елның-елында шул хәл.
– Кыйммәтле исерткеч эчемлекнең бернинди зыяны да юк, дип уйлаучылар ялгыша. Кешенең агулануы кандагы этил спирты күләменә бәйле. Ялган исерткеч эчемлек белән агуланучылар да арта. Кулдан сатып алган самогон, шәраб аеруча куркыныч. Аларның кайда, нинди шартларда ясалганлыгы билгесез. Һәр елны озын ялларда кизү торырга туры килә. Шуңа кистереп әйтә алам: бу чордагы юл һәлакәтләре, имгәнү, өшү кебек күңелсез очракларның күбесе нәкъ менә хәмер куллану аркасында килеп чыга, – дип искәртте баш токсиколог журналистлар белән очрашуда.
Кичкә калдырма
Бәйрәм ялларында аек акылны гына түгел, ашказанын да контрольдә тотарга кирәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гастроэнтерологы Әлфия Одинцова ашказаны, эчәк авыруларыннан интеккән кешеләргә бу чорда аеруча сак булырга киңәш итә. Дөрес тукланырга, тиешле даруларны вакытында эчәргә кирәклеген дә истән чыгарасы түгел!
– Кич белән ашыйсы бар дип, бәйрәм көнне көне буе ач тору да дөрес түгел. Чынлыкта көне буе ач торган кеше кичен берьюлы икеләтә күбрәк ризык ашаячак, – ди табиб. – Кеше организмы төнлә ашарга гадәтләнмәгән. Әмма бәйрәм көнне моңа карап тору юк билгеле. Шуңа күрә көн дәвамында аз-азлап ашарга тырышыгыз. Бәйрәм табынына дип әзерләнгән ризыклардан көн дәвамында аз-азлап авыз итсәгез дөресрәк булыр. Кичен ашказанына да җиңелрәк булачак.
Бәла – аяк астында
Имгәнүләрдән дә сакланасы! Барыннан да бигрәк ата-аналар колагына әйтелгән сүз бу. ДРКБның амбулатор травматология һәм ортопедия үзәге мөдире Ленар Дзюменко сүзләренә караганда, Яңа ел ялларында аларга мөрәҗәгать итүчеләр саны икеләтә арта. Барыннан да бигрәк, балалар тауда, бигрәк тә тюбинг, ватрушкада шуганда имгәнә.
– Ата-аналар бәйрәм ялларында йөгәнне ычкындыра, контроль кимегәч, бала да иреккә чыга. Балалар арасында тау шуганда, тимераякта йөргәндә кул-аякларын, умыртка баганасын сындыру очраклары арта. Шуңа күрә ата-ана уяулыкны югалтмаска, балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында гел сөйләп, аңлатып торырга тиеш, – ди табиб.
Уенчык түгел
Куркынычсызлык димәктән, 25 декабрьдән киләсе елның 11 гыйнварына кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда, иң беренче чиратта, пиротехника куллануга катгый таләпләр кертелә. Аерым алганда, фейерверкларны сәнәгать һәм энергетика объектларыннан ким дигәндә 500 метр ераклыкта, торак йортлар һәм кеше күп җыелган урыннардан 30 метр ераклыкта гына җибәрү рөхсәт ителә. «Пилотсыз очкыч куркынычы», «БПЛА һөҗүме куркынычы» режимнары кертелгәндә, пиротехника куллану, гомумән, тыела.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар саны 20 процентка арта. Узган ел шушы чорда 89 янгын очрагы теркәлгән. Анда бер кешенең гомере өзелгән, бишесе имгәнгән. Янгыннарның күбесе электр җиһазларын дөрес кулланмау, ут белән саксыз эш итү, мич һәм төтен юлларының төзек булмавы аркасында килеп чыккан.
– 24 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда барлыгы 3655 янгын килеп чыккан. Бу узган ел белән чагыштырганда 11 процентка азрак. Быел янгыннарда 122 кешенең гомере өзелгән, – дип ачыклык кертте Максим Трущин.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда кагыйдә бозган өчен штраф күләме дә икеләтә диярлек арта. Аерым алганда, физик затларга моның өчен – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 800 мең сумга кадәр акчасын чыгарып салырга туры киләчәк.
Пиротехника белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен дә истән чыгарырга ярамый. Узган ел мондый саксызлыкның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын күрсәтте инде: салют һәм петарда аттырганда өч кеше зыян күрде. 57 яшьлек ир-ат аздан гына күзсез калмады, 50 яшьлек хатын-кызның бармаклары өзелде, унике яшьлек баланың корсагы җәрәхәтләнде.
– Шуңа күрә пиротехника белән эш иткәндә бик сак булырга кирәк. Аларны махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Сатучыдан сертификатын да сорарга онытмагыз. Аның яраклылык вакытына, кабына да игътибар итегез. Ул яньчелмәгән, дымланмаган булырга тиеш. Пиротехниканы корыда, җылыткыч җиһазлардан еракта, кояш нурлары төшми торган урында саклагыз. Пиротехниканы бина эчендә, тәрәзәдән яки балконнан аттыру да тыела, – дип сөйләде Максим Трущин.
Битлек киясе
Табибларның Яңа ел бәйрәмнәренә булган фаразы да чынга ашты. Ел азагы якынлашкан саен республикада авыручылар саны да зур тизлектә арта башлады. Ул гына да түгел, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кисәк арту сәбәпле, Татарстанның дәвалау оешмаларында битлек режимы кертелде. Иң беренчеләрдән булып бу таләп РКБда пәйда булды.
Рәсми саннардан аңлашылганча, 15 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр республикада грипп һәм ОРВИ йоктыруның 25 640 очрагы теркәлгән. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада авыручылар саны эпидемик чиктән 11 процентка күбрәк.
– Барлык теркәлгән очракларның 81,5 процентын А штаммлы грипп тәшкил итә. Коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы булып кала бирә. Соңгы бер атна эчендә республикада 283 ковид йоктыру очрагы теркәлде. Бу алдагы атна белән чагыштырганда әллә ни күп түгел, – дип сөйләде Авдонина матбугат очрашуында.
«Ашыгыч ярдәм»не кайчан чакыртырга? Белгечләр анысына да ачыклык кертте. Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов белдерүенчә, «ашыгыч ярдәм»не гриппның бик катлаулы билгеләре булганда гына чакыртырга кирәк.
– Аерым алганда, әгәр температура 40 градуска кадәр күтәрелсә, кешенең аңы томалана, ул аңлаешсыз итеп сөйләшә башлый, тәнен көзән җыера, тәнендә тимгелләр пәйда була, буыла, көчле баш авырту башлана икән, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Башка очракларда үзегез беркетелгән хастаханәдәге фильтрларга мөрәҗәгать итәргә яки өйгә участок табибын чакыртырга киңәш ителә, – дип искәртте баш эпидемиолог.
Дмитрий Лопушов соңгы арада интернет киңлекләрендә таралган бер хәбәргә дә ачыклык кертте. Имеш, соңгы арада телдән төшмәгән гонконг вирусы вакытында кеше чукракланырга да мөмкин икән.
– Юк, кеше берничек тә чукраклана алмый. Грипп вакытында кешенең колагы ялкынсынып, отит башлана ала, шуңа бәйле рәвештә ул начар ишетергә мөмкин. Әмма бу – вакытлыча күренеш, – ди Лопушов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез