Газетага язылу

Сәламәтлегенә зыян килгәннән соң Элвин Грей: «Үз-үземә бикләндем»

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Элвин Грей колакларына зыян килүне бик авыр кичерүе турында сөйләгән,

Бу хакта “KazanFirst” яза.

Исегезгә төшерәбез: концерттагы бик көчле тавыш аркасында артистның ике колагы да начаррак ишетә башлаган, колакларында даими чыңлау барлыкка килгән.

– Беренче елында бик авыр булды: куркуга сабыштым, стресска бирештем, үз-үземә бикләндем. Башта кешеләрнең әйткәненә төшенә алмыйча азапландым, барысы да пышылдап-шышылдап сөйләшә кебек тоелды. Әмма вакытлар узу белән баш мие җайлашты. Элегрәк сәхнәдә алдымдагы дүрт монитор белән генә эшли идем. Хәзер  исә ян-якка тагын икене һәм колакчыннар өстәдем, чөнки тавыш җитми. Әмма мин студиягә, сәхнәгә  кире кайттым, гастрольләрне, музыка белән шөгыльләнүне дәвам итәм, – дип уртаклашкан артист.

Үзе әйтүенчә, колакларына зыян килсә дә, җырсыз-моңсыз яши алмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре