7 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
ЗАГС идарәсенең «Гаилә» цифрлы ярдәмчесе эшли башлады
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе халык белән берлектә эшләү өчен цифрлы проектны гамәлгә ашыра башлавы турында игълан итте.
-
Җәмгыять
Татарстанда сайлау көннәрендә 3 автомобиль һәм 33 смартфон уйнатыла
18, 19, һәм 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фото бәйгесе* узачак. Анда Татарстанда яшәүче һәркем 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, 3 Sollers ST8 автомобиленең берсен яки 33 iPhone 17нең берсен оту мөмкинлеге пәйда булачак.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе БГӘ Икътисад һәм туризм министры урынбасары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад һәм туризм министры урынбасары Абдулла Әхмәд Әл Салех белән очрашты. Очрашу Дубайда ел саен үткәрелә торган Инвестицион форум кырларында узды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов сәнгать белгече Зөлфирә Трегулова белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайда ел саен уздырыла торган Инвестицион форум кырларында сәнгать белгече Зөлфирә Трегулова белән очрашты. Третьяков галереясенең элеккеге җитәкчесе бүген дөнья дәрәҗәсендәге күргәзмәләр һәм мәдәни проектлар оештыруда катнаша.
-
Җәмгыять
Татарстанда яшьләргә бизнес ачу һәм яңа икътисад кору өчен барлык шартлар тудырылган
Татарстан яшьләргә белем алу һәм карьера ясау гына түгел, үз эшләрен ачу, республика үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге дә бирә. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында «Татарстан: яшәү һәм үсү өчен мөмкинлекләр» дискуссияләр сериясе кысасында «Яшьләр – яңа икътисадның этәргеч көче» дигән темага узган беренче «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар шул хакта сүз алып барды.
-
Яңалыклар
Казанда көзге ярминкәләрнең кайчан башланачагы билгеле булды
Казанда 12 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Сәүдә һәр атна саен шимбә көннәрендә башкалабызның барлык районнарында 14 мәйданчыкта оештырылачак.
-
Яңалыклар
Сәламәтлегенә зыян килгәннән соң Элвин Грей: «Үз-үземә бикләндем»
Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Элвин Грей колакларына зыян килүне бик авыр кичерүе турында сөйләгән,
-
Яңалыклар
«Россия – халыклар йорты» дигән темага диктант язарга чакыралар
8 сентябрьдә (11.00 сәгатьтә башлана) Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Россия – халыклар йорты” Бөтенроссия диктанты узачак. Россия Халыклары бердәмлеге елы кысасындагы әлеге агарту акциясе Россия халыклары телләре көненә багышлана.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Дубайда Инвестицион форумны ачу тантанасында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш сәфәренә килде. Ул Дубайда ел саен үткәрелә торган Инвестицион форумны ачу тантанасында катнашты.
-
Яңалыклар
Киләсе елда ничә көн эшләячәгебез турында мәгълүм булды
Россиядә атнасына биш көн эшләүчеләр киләсе елда барлыгы 247 көнен эшләп уздырачак.
-
Яңалыклар
Россия Үзәк сайлау комиссиясе “МАКС”та сайлау турында мәгълүматлардан торучы канал булдырган
Россия Үзәк сайлау комиссиясе “МАКС” мессенджерында халыкка алда торучы сайлау турында тиешле мәгълүматлар җиткерү өчен “ИнформУИК” проекты каналын булдырган.
-
Яңалыклар
Министр мәктәпләрдә тәртип өчен куела торган билгенең аттестатка йогынты ясавына ачыклык кертте
Кайбер мәктәпләрдә 2-8 сыйныф укучылары өчен пилот режимында кертелгән тәртип өчен билге агымдагы өлгерешкә, башлангыч аттестация һәм йомгаклау аттестациясенә йогынты ясамаячак.
-
Яңалыклар
Татарстан күгеннән пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Төнлә Татарстан күгеннән БПЛА бәреп төшергәннәр. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда 21 градус җылы булачак
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кайбер районнарда яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды.