Газетага язылу

Безгә күчте: 2028 елда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Татарстанда узачак

Өметләр зурдан, ышанычны аклыйсы. Бу арада күзләр Кыргызстан тарафына төбәлеп торды. VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының ачылу тантанасы Олимпия уеннарыннан ким булмады, ди күргән-белгәннәр.

Безгә күчте: 2028 елда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Татарстанда узачак
Фотолар: tatarstan.ru

Ябылу тантанасын көтеп алуыбызның төп сәбәбе исә билгеле – киләсе Уеннарны уздыру хокукын рәсми рәвештә Татарстанга тапшырдылар. Уеннарның символы – көөкөр инде Казанга юл алды. Милли савыт үзе белән тагын нинди яңалыклар алып кайта?

«Әмма без тырышырбыз!»

Сер капчыгы инде Уеннарның ачылышына кадәр үк тишелгән иде. «2028 елда Татарстанда VII күчмә уенын уздырырга әзерлеген белдереп, Россиядән рәсми хат килде. Без халыкара әһәмияттәге бу чараны югары дәрәҗәдә уздыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер», – дип игълан итте Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров. ШОС саммиты утырышында Уеннарның Татарстан башкаласында узасын Президент Владимир Путин да раслады. «Безнең ил 2028 елда уеннарны Казанда уздырырга әзер», – диде ил башлыгы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган атнада Кыргызстанга ике тапкыр сәфәр кылды. 6 сентябрьдә ул VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ябу тантанасында катнашты. Министрлар Кабинеты Рәисе Адылбәк Касыймалиев Рөстәм Миңнехановка һәм Россия спорт министры урынбасары Алексей Морозовка уеннарның бер символын – көөкөр савытын тапшырды. Бу милли күн фляганы кымызны саклау һәм йөртү өчен файдаланганнар.

Рөстәм Миңнеханов Уеннарга әзерлек һәм аны уздыру югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Тугандаш кыргыз халкын «Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ» дип сәламләве стадион буйлап алкышлар өермәсе кузгатты.

– Быелгы Уеннар оештыру дәрәҗәсеннән, ачылыш тантанасының мавыктыргыч булуыннан зур тәэсирләр калды. Безгә сезнең уңышны кабатлау җиңел булмаячак, әмма без тырышачакбыз. Сезгә мөрәҗәгать итәчәкбез, сездән өйрәнәчәкбез. Тугандаш кыргыз халкына һәм Кыргыз Республикасына чәчәк атуын телим. Бик зур рәхмәт! – диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Уеннарның спорт ярышы гына түгел, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм халыклар бердәмлеге бәйрәме булуын Алексей Морозов та билгеләп үтте. «Казанның халыкара ярышларны уздырудагы зур тәҗрибәсе, Россия халыкларының кабатланмас мәдәният төрлелеге киләсе Уеннарны уңышлы уздыру өчен ышанычлы нигез булачак», – дип ассызыклады спорт министры урынбасары.

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров белән очрашты һәм ике балобан-лачын бүләк итү турында сертификат тапшырды. Татарстанда сирәк очрый торган бу кош төренең популяциясен арттыру буенча зур эш алып барыла. Кыргызстан Республикасы исә Татарстанның Алтайдагы «Кар барсы» үзәгенә өч барс бүләк иткән иде.

Мактанырлык хакым бар

Милли һәм этник спорт төрләре буенча ярышлар Кыргызстанда 1 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр барды. Уеннарда 106 илдән 3 меңнән артык спортчы катнашты. Ярышлар 43 спорт төре буенча узды. Россия җыелма командасы медаль зачетында өченче урынны алды. Татарстан данын биш дисциплина буенча 8 спортчы яклады. Безнең егетләр көрәш, атларда көрәшү, аттан тәңкә күтәрү һәм алыш ярышларында катнашты, Аделя Макарова кул көрәшендә көч сынашты.

Инде җиңүләр белән мактанырга була. Спортчыларның уңышларын үзенең «Макс» каналында Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үтте. «Радик Сәлахов – 2026 елның Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында безнең җиңүчебез! Көрәштә аңа тиңнәр булмады, ул абсолют үлчәү категориясендә җиңде. Бүгенгә Россия җыелма командасы 6 алтын медаль яулады, шуның бишесен Татарстан спортчылары алып килде. Безнең егетләр булдыралар. Афәрин!» – дип котлады Рәис үзенең соцчелтәре аша.

Уеннарның өр-яңа чемпионы белән аралашканда, Татарстан делегациясе Бишкек аэропортыннан Казанга очарга әзерләнә иде.

– Уеннар бик югары дәрәҗәдә узды, – дип хисләре белән уртаклашты Радик Сәлахов. – Җиңү беркайчан да җиңел бирелми. Һәр көндәш белән очрашуга әзерләнеп чыктым. Финалда кыргыз көрәшчесе белән бил алыштык. Алар – үз келәме хуҗасы, без кунаклар гына. Шуңа ул алыш аеруча авыр булды. Җиңеп, үз татар көрәшебездә иң югары нәтиҗә күрсәтә алуым, җыелма командабыз исәбенә кадерле медаль яулый алуыма сөендем. Җиңгән өчен 100 мең сум акча бирделәр.

Радик Сәлахов – татарча көрәштә абсолют җиңүче;

Ранис Гыйләҗетдинов – алышта абсолют җиңүче;

Илфат Миңнегалиев – алышта 60 кг авырлыкта җиңүче;

Аделя Макарова – уң һәм сул кул көрәшендә 65 кг авырлыкта җиңүче.

Тәҗрибәгә таянып

– Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары алтынчы тапкыр узды, мин шуның бишесендә булдым, – дип тәэсирләре белән бүлеште Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Күп спорт төрләре безгә яхшы таныш, кыргыз көрәше буенча ике егетебезнең чемпион калуы да – зур горурлык. Көрәшнең яңа төрләрендә яраклашуыбыз күрсәткече дә бу. Уеннарны оештыру елдан-ел яхшырак булуын күзәтәм. Быелгы ачылыш, гомумән, Олимпия уеннары дәрәҗәсендә узды. Уеннарның ябылу тантанасы да эчтәлекле, мәгънәле булды. Планканы бик югары куйды Кыргызстан. Әмма без дә кимен куймабыз дип ышанам. Дөньякүләм чаралар уздыруда Татарстанның тәҗрибәсе зур, спорт мәйданчыклары җитәрлек, Болгарда да ярышлар оештырырга була. Тиешле дәрәҗәдә уздыруда шигем юк.

Атнаның төп яңалыгын «эшлекле дүшәмбе» утырышында Казан мэры Илсур Метшин да билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, халыкара проект спорт мирасына һәм шәһәр инфраструктурасына, шул исәптән кунакханәләргә һәм җәмәгать туклануы тармагына өстәмә акча кертергә мөмкинлек булачак. Шул ук вакытта Уеннарның мәдәни яктан да әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте ул. Ярышлар программасына традицион спорт төрләре керә, бу тарихи спорт традицияләрен саклап калырга һәм популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Күңелебез киң, табыныбыз мул, тәҗрибәбез зур, тарихыбыз уртак. Кунак каршылый беләбез! VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары спортчылар өчен генә түгел, Татарстан халкы өчен дә тарихи вакыйга булырга охшап тора.

Тарихи белешмә

Беренче уеннар 2014 елда Кыргызстанда узды. Күчмә халыкларга хас милли уеннарда көч сынашуга нигезләнгән алар. Ул вакытта уеннарда 19 илдән 500 дән артык спортчы катнашкан. Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән, милли һәм этник спорт төрләре буенча халыкара ярышлар дип исәпләнә. Уеннарның иң мавыктыргычы «Күкбүре» дип атала, шулай ук көрәш, ат чабышы, лачын аулау, уктан ату кебек милли ярышлар уза.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре